Шәһәр депутатлары чистарту корылмасы төзү хакында сөйләште

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

Шәһәр үзәгендә Татарстанда тиңе булмаган чистарту корылмасы барлыкка киләчәк. Капиталь чыгымнары аз булган һәм озак еллар хезмәт итәргә сәләтле проект безнең районга 100 млн. сумга төшәр дип көтелә. Бу хакта икенче чакырылыш Мамадыш шәһәре Советының 23нче утырышында сөйләштеләр.

Мамадыш шәһәре Советының чираттагы утырышы муниципалитетның киңәшмәләр залында үтте. Көн тәртибе проектында 9 мәсьәлә. Депутатлар муниципаль берләшмә уставына үзгәрешләр кертү, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, 2013нче елдагы бюджетның үтәлеше хакында хисап тыңланды.

Сессиядә аеруча зур игътибар шәһәр территориясендә территориаль–иҗтимагый үзидарәләр төзү мәсьәләсенә бирелде. Шәһәр шартлы рәвештә 8 өлешкә бүленәчәк: Көньяк, Көнбатыш, Нократ, Ушма аръягы, Яр буе,Үзәк, Фабрика, Төньяк. Һәр территориаль–иҗтимагый үзидарәгә җитәкче билгеләнәчәк. Аларның максаты– урындагы проблемаларны чишүгә халыкны да җәлеп итү.

Утырышта күтәрелгән тагын бер мөһим тема– шәһәрдә чистарту корылмасы төзү белән бәйле иде. Мамадышта 1984нче елда шундый оешма төзелә башлаган иде инде. Әмма финанс проблемаларына бәйле рәвештә, эш туктаган. Быел андый чараларны табуга ирештеләр. Проектны “Евро Акцент Саба” җәмгыяте(нең) эшләячәк. Оешманың коммерция директоры Алексей Красавин әйтүенчә, әлегә мондый корылманың Татарстанда тиңе юк.

–Чистарту корылмасы шәһәр үзәгендә урнашачак. Чөнки Мамадыш чокырлы җирдә утыра. Бу чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Заманча технологияләр кулланганлыктан, тирә–юньгә начар исләр чыкмаячак,– ди Алексей Красавин.

Чистарту корылмасын Чапаев һәм Октябрьнең 18нче еллыгы урамнары киселешендә урнаштырачаклар. Объектның мәйданы 7000 кв. метрны тәшкил итәр дип көтелә. Биредә 4 кеше хезмәт куячак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International