Квадроциклларда йөрергә яратучылар Мамадышка җыелды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

“Уртак маҗаралар кешеләрне берләштерә!” Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән квадроциклларда йөрергә яратучылар үзләренә девиз итеп, әнә шул әйтемне сайлаган. Алар һәркайсы әлеге төр транспортта экстремаль шартларда йөрергә яратучылар. Сәяхәттә 70 ләп кеше катнаша. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килүчеләр юлның үзәк ноктасында очрашалар. Соколка авылының матур табигате спортчыларда соклану хисләре генә уяткан. Биредә алар коллегаларының яңа техникалары белән танышалар, кызыклы хатирәләрне искә төшерәләр. Экстремаль спорт төрендә маҗаралар чыннан да күп була. Гадәттә, андый мизгелләр көтелмәгәндә туа. Үзләре әйтүенчә, алар әзер маршрутлар һәм чистартылган трассалар буенча бик сирәк йөри. Андый юллардан сәфәр кылуы да кызык түгел, ди спортчылар. 

Квадроциклларда сәяхәт итүчеләр төрле каршылыклар аша барлыгы 500 километр ара узганнар. Моның өчен 12 сәгать вакыт сарыф ителгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International