Мамадышлылар Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

Мамадыш Россиянең иң уңайлыклары булган шәһәре. Бу исемгә ул 100 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар арасында җиңү яулап иреште. Үз номинациясендә Красная Горка авыл җирлеге дә алдынгылар рәтендә.

РФ Төбәк үсеше министрлыгында “Россиянең иң уңайлыклары булган шәһәр (авыл) җирлеге” исемле Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Төрле категорияләрдә җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыл җирлекләре бар. Бу – Мамадыш шәһәре, Азнакай муниципаль районының шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе һәм безнең Красная Горка авыл җирлеге.

Үткән ел белән чагыштырганда, быел конкурста катнашырга тапшырылган гаризаларның саны икеләтә арткан. Конкурста 6 категориядә (3 төрле халык саны булган шәһәрләр буенча һәм 3 төрле халык саны булган авыл җирлекләре буенча) 176 муниципаль берәмлек катнашкан. Конкурсның бүләк фонды - 95 млн.сум иде.

100 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр арасында Мамадыш шәһәре, 3-5 мең халкы булган авыл җирлекләре арасында – районыбызның Красная Горка авыл җирлеге җиңүче исемнәрен яуладылар. Ил күләмендә иң яхшы баскычка безнекеләр әле тәүге мәртәбә күтәрелә.

Татарстан әлеге конкурста иң актив төбәкләрдән булды. Моны гадәти итеп кабул иткәннәр. Чөнки Татарстан яңа технологияләр һәм төрле проектлар буенча барысыннан да алда, дигән сүзләр, алар буш сүзләр түгел.

Район башлыгы Анатолий Иванов ассызыклавынча, конкурста отулары бер дә җиңел түгел, ә менә лидерлыкны саклау тагын да катлаулырак. Камиллеккә чикләр юк. Алда мамадышлыларны зур эш фронты көтә. Яр буенда төзелеш эшләре дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә аның гомуми озынлыгы 3 километр тәшкил итәр дип көтелә. Юлларны асфальтлау, брусчаткалар җәю, яңа чистарту корылмаларын, коммуникацияләр төзү дә төп бурычлардан. Җитәкчелек балалар мәйданчыклары санын, шәһәрнең яшеллек зоналарын арттырырга ниятли. Соңгысы өчен якын киләчәктә махсус техника да сатып алыначак.

Ә премияләргә килгәндә, бу инде хәл ителгән. Отылган акча шәһәрдәге “Туган якны өйрәнү” музеенда эшләрне дәвам итәргә, Нократ яр буенда тылсымлы шәһәрчек булдырырга һәм Бөек Ватан сугышы балаларына һәйкәл төзергә тотылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International