Мамадышта Теләче районы үзешчәннәре чыгыш ясады

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

Мамадыш тәҗрибәсен республика күләмендә кулланалар. Безнең районда авылда яшәүче сәнгать осталарының күршедәге торак пунктларга концерт программасы белән бару традициясе яшәп килә. Әлеге матур күренеш алга таба Татарстан дәрәҗәсендә үтәчәк. Якын–тирә районнар бер–берләренә гастрольләргә йөрергә тиеш. Безнекеләр Теләче төбәгенә, ә аларның үзешчәннәре, киресенчә, Мамадышка килә. Беренче концертны Баскан авылы кабул итте.

Баскан авылында берничә истәлекле чара узды. Шуларның беренчесе– футбол бәйгесе. Дуслык турниры Җәнлек совхозы, Катмыш һәм Усали командалары арасында үтә.

–Иптәшләрчә уеннар еш булып тора. Безнең зонада аеруча футбол һәм хоккей бәйгеләре популяр. Болай эшләгәндә күңелле дә бит. Үз казаныңда гына кайнасаң, уңышка ирешеп булмый,– ди Усали урта мәктәбенең физ–ра фәне укытучысы Нияз Шәрифуллин.

Бәйге Баскан авылындагы күпфункцияле үзәк янәшәсендә булдырылган спорт мәйданчыгында оештырылды. Һәр команданың җанатарлар төркеме дә бар.

–Очрашулар бик кызыклы бара. Берәүнең дә оттырасы килми. Әмма моның дуслык турниры икәнен дә онытырга ярамый. Уен дәрәҗәсе уртача дип әйтәм. Бер үк вакытта арада футбол юнәлешендә бик өметле күренгән яшьләр дә бар,– ди ярышның баш хөкемдары Дмитрий Мартынов.

Нәтиҗәләргә килгәндә, Катмыш һәм Баскан авылларының җыелма командасы 3нче урында калды. Икенче баскычта Усали футболчылары. Төп кубокны җиңүче исемен яулаган Җәнлек совхозы спортчыларына тапшырдылар. Бүләкләү тантанасы хөрмәтле кунаклар катнашында үтте. Район башлыгы Анатолий Иванов, ТР ДС депутаты Геннадий Глушков, һ.б. рәсми затлар егетләргә киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Ә җиңүче команданы тагын да зуррак бүләк көтә. Анатолий Иванов әйтүенчә, Җәнлек совхозында заманча спорт мәйданчыгы төзеләчәк.

Шушында ук кунаклар авыл халкы белән дә очрашты. Район башлыгы ассызыклавынча, бүген төп бурычларның берсе– кешеләрне яхшы эш урыннары белән тәэмин итү. Мамадышта 120 гектар мәйданны биләүче урында сәнәгать оешмалары өчен җир әзерләнә. Бу– төбәктә эшмәкәрлекне үстерүгә этәргеч булачак. Җитәкче искәртүенчә, эш урыннарын халык үзе дә булдыра ала. “Авыл хуҗалыгы продукциясенә сорау бервакытта да кимемәячәк. Фермерлык белән шөгыльләнү бүген бик тә отышлы. Федераль, республика һәм район программалары эшләп килә. Мөмкинлекне кулланырга ашыгыгыз”,– диде Анатолий Иванов.

ТР ДС депутаты Геннадий Глушков халыкны алдагы елларда җөмһүрият күләмендә башкарылачак эшләр белән таныштырды.

Очрашу азагында басканлылар җавап сүзе белән чыктылар. Алар җитәкчеләргә авылны юллы һәм үз эченә мәдәният йортын, китапханә, ФАП кебек учрежденияләрне алган күпфункцияле үзәк төзеткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Авыл халкы биредә тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрде. Торак пунктка балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп кирәк.

–Безнең авылга эшләгән эшләрегез өчен зур рәхмәт белдерәбез. Тагын бер үтенечебез бар. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бинасы кирәк. Сезнең ярдәмгә ышанабыз,– диде Баскан авылында яшәүче Раушания Шәйхиева.

Җитәкчеләр мәгариф учреждениясе эшләүче бина белән шәхсән дә таныштылар. Әлеге йорт 19нчы гасыр азагында төзелгән. Беренче вакытта ул мәчет хезмәтен үти. Хәзерге көндә объект авария хәлендә. Катмыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Габидуллин әйтүенчә, төбәктә демографик хәл уңай якка таба бара. Димәк, яңа балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп төзү аеруча мөһим!

–Бүгенге көндә авылда мәктәпкәчә яшьтәге 23 бала исәпләнә. Төпләнеп калган яшь гаиләләребез шактый. Берничә буйдак егет тә бар әле. Якын арада алар да насыйп парларын табыр дип ышанасы килә. Иң куанычлысы, авылыбыз яшәрү ягына бара,– ди Илшат Габидуллин.

Баскан авылында узган чираттагы истәлекле вакыйга– күршедәге Теләче сәнгать осталары гастроле булды. Бер ел элек кенә кулланылышка тапшырылган уңайлы һәм матур мәдәният йортының тамашалар залында алма төшәрлек тә урын юк.

–Мәдәният министрлыгы тарафыннан концертлар графигы төзелде. Безнең районның сәнгать осталары Теләче тамашачысы алдында имтихан тотса, әлеге төбәк үзешчәннәре безгә килә. Ике як та берәр программа тәкъдим итте. Киләчәктә дә бу алым дәвам итәчәк. Үзара тәҗрибә уртаклашабыз, яңалыклар күрәбез,– ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Валерий Шрыков.

Ике сәгать дәвамында Теләче районы артистлары җыр–биюле программа тәкъдим иттеләр. Чыгышлар нәфис сүз һәм театральләштерелгән күренешләр белән чиратлашып барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International