Район китапханәләрендә интернеттан файдалану– бушлай

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

“Бердәм Россия” партиясе “Авыл китапханәләре” проекты кысаларында китапханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә зур роль уйный. Проектның максаты– учрежденияләрне модернизацияләүдә ярдәм күрсәтү, аларның үсешенә өлеш кертү.

Бүгенге көндә районда барлыгы 54 китапханә бар. Алар 30 меңгә якын укучыга хезмәт күрсәтәләр. Фондта барысы 700 меңгә якын китап исәпләнә. Соңгы елларда китаплар кайту тагын да яхшырды. Моннан тыш, дистәләгән төрле газета-журналлар да алдыралар.

Хәзерге вакытта бөтен китапханәләрдә дә компьютерлар, принтерлар бар. “Бердәм Россия“ партиясенең “Авыл китапханәләре” проекты аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә ярдәм итте.

Китап укучылар интернет челтәреннән төрле яңалыклар белән таныша, үзләренә кирәкле мәгълүматларны ала алалар. Укучылар контроль эшләр, төрле рефератлар язганда да алардан файдалана, ди Лилия Шәрифуллина.

“Бердәм Россия” партиясе китапханәләр өчен җиһазлар алуда гына түгел, ә алар урнашкан биналарны төзекләндерү эшләрендә дә ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, Урта Кирмән авылы китапханәсе әнә шундыйлардан. Берничә ел элек биредә капиталь ремонт үтте.

–Ремонтка кадәр тәрәзәләрдән җил керә, түшәм– идәннәр, стеналар начар торышта иде. “Бердәм Россия” партиясе бинаны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтте. Пластик тәрәзәләр, яңа ишекләр урнаштырдылар. Стеналар обойланды, яңа ленолеумнар җәйделәр. Халыкны уңайлы шартларда кабул итәләр,– ди китапханәче Лилия Нәгыймова.

Урта Кирмән китапханәсе 2 авылга хезмәт күрсәтә. Фондта 12 мең китап бар. Укучыларның саны 420 тигез.

Ә Баскан авылы китапханәсе күпфункцияле үзәк бинасында урнашкан. Социаль объект бер ел элек ачылган иде. Китапханәче Әлфия Нәкыйпова мондый шартларда эшләвенә сөенеп туя алмый.

–Тик тормаска тырышабыз. Аеруча мәктәп яшендәге балалар актив. Шушында ук алар белән кул эшләре түгәрәге оештырдык. Өлкәннәр дә яратып килә. Эш өчен яңа җиһазлар кулланабыз,– ди Әлфия Нәкыйпова.

Райондагы күп кенә китапханәләр интернет челтәренә тоташтырылган. Алардан файдалану – бушлай.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International