“Шанс” танышулар клубы яшенә дә, картына да гаилә корырга мөмкинлек бирә. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән булдырылган хезмәт безнең җирлектә әле күптән түгел генә оешуына карамастан, профессиональ димчеләр ярдәме белән 5 бәхетле гаилә хасил булган.
Ике пар “әти-әни” булырга әзерләнәләр. 12 пар аралашу стадиясендә.
Бүгенге көндә клуб базасында 200 гә якын анкета бар, күпчелеге ир-атлардан. Көчле затлар арасында күпчелекне 30-40 яшьлекләр тәшкил итсә, хатын-кызларның уртача яше – 40-50 яшь.
Сүз уңаеннан, димчеләр бүген Көек-Ерыкса авылында яшәүче ялгызлар белән танышачаклар. Әлеге зонада гомер итүчеләрне Көек-Ерыкса авыл советында, 18.00 сәгатътә көтәләр.
Белешмәләр өчен телефон: 8 919 644 09 27