Мамадышта берничә белем бирү учреждениясе ябыла

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Быел төбәгебездә берничә белем бирү учреждениясе эшчәнлекләрен туктатачак. Бу хакта икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының утыз икенче утырышында хәбәр иттеләр. Әлеге мәсьәлә буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйлаев чыгыш ясады.


Аның әйтүенчә, Юкәче, Норма, Келәүш башлангыч белем бирү мәктәпләре, Чаксы төп белем бирү мәктәбе һәм Ишки авылы балалар бакчасы эшчәнлекләрен туктатып торачак. Чаксыда башлангыч мәктәп кала. Шулай ук якын арада Көмеш–Күл урта мәктәбе тугызьеллыкка калырга мөмкин.


Районның баш мөгаллиме шулай ук мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеге хакында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International