“Интеллект” палаткалы лагерь эшли башлады.

2014 елның 25 июле, җомга
Районыбызның сәләтле укучылары Чулман яр буенда ял итә. Быел беренче тапкыр “Интеллект” дип исемләнгән палаткалы лагерь эшли башлады. 

Уку алдынгылары, фән олимпиадалары, конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләре бер аланда. Чулман яр буенда төбәгебез талантлары өчен палаткалы лагерь эшли башлады. Район тарихында бу беренче тапкыр оештырыла.  “Интеллект” 2 сменада эшләячәк. Аның һәркайсы 50шәр балага исәпләнгән. Лагерьның үз әләме дә бар. Анда елга, палатка һәм кояш рәсемнәре төшерелгән. Ә эмблемада “Белемле булу модалы” дигән язу һәм ябалак сурәте.
Ял итүчеләрнең составын 12 яшьтән 17 яшькәчә булган укучылар тәшкил итә. Коллективның 50 проценты авыл мәктәпләреннән. Кыска гына вакыт эчендә үзара танышып, дуслашып, тату бер гаилә кебек яшиләр. Балаларга 3 әйдаман, йөзү буенча инструктор, физкультура укытучысы һәм аккомпаниатор беркетелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International