Яңа балалар бакчасына гаризалар кабул итәләр.

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Муниципалитет бинасының утырышлар залында узган киңәшмәгә район башлыгы Анатолий Иванов рәислек итте. Эшлекле чараны шәһәрдәге берничә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенә билгеләнгән яңа мөдирләр белән таныштырудан башладылар. Мәсәлән, Көньяк бистәсендә 140 урынга төзелеп килүче “Теремок” бакчасын Хәбирә Фәизова җитәкләячәк. Сүз уңаеннан, иртәгәдән әлеге учреждениягә сабыйларын йөртергә теләүче әти–әниләрдән гаризалар кабул итә башлаячаклар. Документларны интернет челтәре аша юлларга яки район мәгариф бүлегенә килеп тутырырга мөмкин. Объект август аенда кулланылышка тапшырылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International