Мамадыш район үзәк хастаханәсенең неврология бүлекчәсе мөдире Илшат Фәрхуллинга “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде Питрауда. Мамадыш спирт заводы директоры Николай Захаров, Мамадыштагы Изге Ксения Римляныни храмы приходы старостасы Аркадий Пантелеев, Җөри урта мәктәбенеең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Владимир Кузнецов – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Түбән Ушма һәм Югары Ушма авыллары җирлекләр башлыклары Рафаэль Муллаәхмәтов белән Наил Васыйлов – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының, “Азык-төлек корпорациясе“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне башкарма директоры Салават Мисбахов, “Сөт иле“ ҖЧҖнең “Нократ“ филиалының Ленин исемендәге бүлекчәсе җитәкчесе Иван Афанасьев, сыер савучысы Зинаида Данилова, “Трудовик“ агрофирмасы“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генеральдиректоры Фәргать Гаянов, җәмгыять механизаторы Сәмигулла Сәләхетдинов – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары; Мамадыш “Урагай“ фольклор ансамбле (җитәкчесе – Николай Михайлов) һәм “Бәрмәнчек“ (җитәкчесе – Виталий Поляков) дәүләт ансамбле – Татарстан халыклары Ассамблеясының Мактау грамоталары; Чиләбе өлкәсенең Кассель авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Надежда“ төркеме (җитәкчесе – Лариса Арапова) белән Казан дәүләт косерватрориясенең этномузыка кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.