Ырынбур белән Чиләбе кунакларын узган шимбәдә район муниципалитеты бинсында кабул иттеләр. Район башлыгы Анатолий Иванов конференцияләр залында алар белән түгәрәк өстәл артында аралашты. Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк, Чибәркүл районнарыннан, Ырынбур өлкәсенең Абдуллин районыннан килгән кунакларны безнең төбәк тормышы тулысы белән кызыксындырды. Район башлыгының Мамадыш җирлегендә уңышлы эшләп килүче программалар хакындагы чыгышы керәшен карендәшләр күңелендә соклану хисе уятты.