Түбән Ушмага чемпионка килде

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Ирекле көрәш буенча Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе, дөнья һәм Европа чемпионкасы Алена Карташова яшь спортчыларга мастер–класс күрсәтте, тренерлар белән аралашты. Тулырак итеп, алдагы язмада. 

 

Районыбызда Кытай башкаласы Пекинда узган Олимпия уеннарында ирекле көрәш буенча көмеш медаль яулаган, дөнья һәм Европа чемпионкасы исемнәрен йөртүче Алена Карташова булып китте. Тумышы белән Иркутск өлкәсеннән булган спортчы бүгенге көндә Россия ирекле көрәш федерациясендә эшли.

–Авылдагы спорт комплексында мастер-класс күрсәтергә чакыру алгач, башта шикләнебрәк куйган идем: ниндидер бер авылда шундый корылма бар микән ни? Үз күзләрем белән күргәч, гаҗҗәпләнүемнең чикләре булмады. Мондый комплекс белән авыллар түгел, илебездәге кайбер шәһәрләр дә мактана алмый әле, – диде ул.

–Сезгә шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хәзер тренерлар өйрәткән алымнарны яхшылап үзләштереп, җиңүләр яуларга гына кирәк. Келәмгә чыкканчы иң элек күнегүләрнең төгәлләгенә ышаныгыз,– диде Алена Карташова.

Чемпионка белән очрашуга Россия Федерциясе яшьләре Спартакиадасына әзерләнүче Татарстан җыелма командасы килгән иде. Биредә шулай ук танылу алган көрәшченең мастер-классын махсус күрергә килгән берничә шәһәр һәм район “иреклеләре” дә бар иде. Алена Карташова спортчыларга ирекле көрәш төреннән алымнар күрсәтте, тренерлар белән аралашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International