Җөри авылында Питрауның 15 еллыгын бәйрәм иттеләр

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Көрәш батырларына 3 автомобиль, керәшен чибәренә 50 мең сум акча, лазерлы шоу һәм онытылмаслык салют! Питрау бәйрәменең беренче юбилее әнә шундый матур күренешләр белән истә калачак.

Табигатьнең бар матурлыгын үзенә җыеп, хуш исле урман үзәнендә урнашкан Җөри авылында Питрау бәйрәме быел 15нче тапкыр узды. Соңгы елларда керәшен татарлары өчен изге бәйрәм Питрауны карарга бөтен Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән 50 меңнән артык кеше җыела. Фестивальнең быелгысы да искәрмә түгел. Тырлау асты аланына төрле тарафлардан халык агыла. Берәүләр алдан ук төп мәйданга юл тотса, икенчеләр өчен ат чабышлары якынрак. Әлеге бәйге гадәттәгечә Җөригә илтүче юл буендагы басуда узды. Питрау бүләге өчен көрәшергә 35 җайдак килгән иде. Алар токымлы, ярымтокымлы һәм эшче атларга бүленеп узыштылар.

Ат чабышлары төгәлләнүгә бәйрәм чарасы Тырлау асты аланында дәвам итә. Биредә кунакларны керәшен җырлары, милли ризыклар белән каршы алалар. Быел Питрауга рәсми затлардан ТР премьер–министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, һ.б. күпсанлы кунаклар килде. Аларны район башлыгы Анатолий Иванов һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, якташыбыз Иван Егоров каршы алып, озатып йөрделәр.

Кунакларга мамадыш, бакалы, чибәркүл, нагайбәк керәшеннәре йортлары стилендәге милли каралты-кураларны карау мөмкинлеге булдырылган иде. Биредә үк фольклор коллективлар кунакларга авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте, халык уеннарына катнаштырды, халык һөнәрчелеге осталары хезмәтләре куелган иде.

Бәйрәмнең рәсми ачылышы җырлы- биюле композициядән башланды. Анда катнашкан персонажлар, фольклор коллективлар, бию төркемнәре, җырчылар тамашачыларга бәйрәм рухын җиткерде. Алар төрле төсмерләр белән Питрауның мәгънәсен ачып салдылар. 

Быелгы Питрау әләмен Татарстанның халык артисты Николай Дунаев белән  узган елгы “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчесе Елена Чулакова күтәрделәр.

Бәйрәм итүчеләргә сәламләү сүзе белән ТР премьер–министры, “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Илдар Халиков мөрәҗәгать итеп: “Безнең бәйрәмебезгә төрле төбәкләрдән кунаклар килүе куанычлы, ә бу бәйрәм күптән инде керәшеннәрнең генә түгел, республиканың күп кенә халыклары яраткан зур чарасына әйләнде. Менә инде унбишенче тапкыр шушы матур урында була алабыз”, - диде.

Аннары Илдар Халиков ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Алга таба бәйрәм итүчеләрне Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Советның башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, республика керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, якташыбыз Иван Егоров котладылар.

Рәсми өлешне спорт ярышлары, милли уеннар, кызыклы бәйгеләр алыштырды. Шуларның берсе су эчендә кул белән балык тоту.

 

Питрау бәйрәме чын мәгънәсендә сәнгать һәм спортның үзенчәлекле синтезын тәшкил итә. Баганага менү, авыш баганада йөрү, армспорт, капчык киеп йөгерү, су ташу, таяк тартышу кебек традицион бәйгеләр белән берлектә, канат тарту, гаять кызыклы һәм гадәти булмаган ярышлар да узды.

Ә керәшен татарлары бәйрәменең тагын бер үзенчәлекле бәйгесе – “Питрау чибәре”н сайлау. Анысының да үз тәртибе, үз кагыйдәләре бар. Җөридәге бәйрәмне оештыручылар алдан ук керәшен кызларына әлеге бәйгедә катнашырга чакырып, игъланнар җибәргән. Инде һәр төбәктә җиңүчеләр ачыкланган, Җөридә исә гүзәл кызлар төп титул өчен көрәште. Быел аларның саны 9 иде. Җиңүчегә көмеш таҗ һәм 50 мең сум күләмендә приз каралган иде. Арада җиңүче таҗына һәм акчалата бүләккә Казан кызы, җырчы Алина Давыдова лаек дип табылды.

 

Бераздан керәшен ишегалдында Питрау учагын кабыздылар. Аның янәшәсендә җыр-бию, күңел ачулар төне буе дәвам итте.

Тырлау асты аланында берничә сәхнә эшләп, аларда Венера Ганиева, Миңгол Галиев, Вадим Захаров, Ильмира Нәгыймова, Вероника Кузнецова, Илнар Сәйфиев, Фирдүс Тямаев кебек йолдызлар, “Сәйдәш”, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” ансамбльләре чыгыш ясады.

 

Ләкин иң төп бәйге, әлбәттә, мәйдан уртасында көрәшчеләр арасында уза. Яшүсмерләр арасында безнекләр мәйдан тотты. Илназ Димиев –45, Рөстәм Ханов – 50, Рамис Хәмидуллин – 65, Рафил Низаметдинов 80 килограммга кадәргеләр арасында җиңүчеләр булдылар. Түбән Якедән Рафил яшүсмерләр арасында баш батыр булып калды һәм тәкәгә лаек булды.

Ветераннар арасында заманында келәмнәрдә күп җиңүләр яулаган Рөстәм Вәлиуллин, Рәкыйп Фәйзуллин, Мөхәррәм Бикмөхәммәтов беренче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Хатын-кызлар арасында җиңүчеләрне ике авырлык үлчәвендә ачыкладылар. Абсолют батыр булып калган Гөлия Хәбибуллинага – кәҗә тапшырылды! Ир-егетләр арасында исә батырлар биш үлчәүдә көчлеләрне ачыкладылар. Булат Юнысов, Илдар Гыйниятуллин, Айвар Билалов, Раил Нургалиев һәм Ильяс Галимов үз үлчәүләрендә чемпион булып танылдылар. Машиналар өчен көрәштә исә уңыш Теләчедән Гыйниятуллин белән Нургалиевка һәм Әлмәт вәкиле Галимовка елмайды. Бу аларның Питрауда откан беренче генә машиналары түгел инде. Ә Ильяс Галимов быелгы Сабантуйларында 6 машина откан!

 

Керәшен халкының милли бәйрәме Питрау быел да таң алдыннан салют белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International