Мамадышта урып–җыю эшләре башланды

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Рыжикны комбайн белән уралар. Сүз шул исемдәге техник культура хакында. “Омар” агрофирмасында аны беренче ел гына үстерделәр. Гомумән, рыжик Татарстан басулары өчен яңа культура булып исәпләнелә.

Шимбә көнне “Омар” агрофирмасында урып–җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Хуҗалыкның “Джон Дир” комбайны рыжик дип исемләнгән культура үсүче басуларны урырга кереште. Кыр корабын Илфат һәм аның ярдәмчесе Артем иярли.

Рыжик уҗымнарга караганда иртәрәк өлгерә. Ул – безнең район, гомумән Татарстан хуҗалыклары өчен яңа культура әле. Рыжик техник культура исәпләнә. Аны рапс кебек үк май өчен үстерәләр. Ә мае фармакологиядә – дәвалау препаратлары әзерләгәндә, парфюмериядә, олифа ясаганда кулланыла икән.

Чыннан да, рыжик үсеп утыручы басудан үзенчәле ис бөркелә иде. Хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Шәйхуллин әйтүенчә, әлеге культура көньяктагы өлкәләр – Ульяновск, Самара төбәкләре хуҗалыкларында инде шактый еллар үстерелә икән.

–Былтыр Самара өлкәсенә барып чыгарга туры килгән иде. Рыжикны алып китәргә машиналар комбайннарга чират торалар иде. Бәясе кыйммәт йөри. Безнең дә сатарга клиентлар бар инде,– ди Алмаз Шәйхуллин.

Рыжик карап торышка тары ярмасын да хәтерләтә. “Омар” аграрийлары аны беренче генә ел чәчтеләр әле. Ул – көзге культура. Гектарына 10-12 центнер исәбеннән 500 гектардан артык мәйданда чәчелгән булган. Бер-ике көннән рыжикны суктыра башлаячаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International