Болыннарда чалгы чыңы юк хәзер, анда... – тракторлар гөрелтесе. “Халыкны печәнсез калдырмыйбыз,“ – диләр егетләр.
Анзиркада безнең төркемне Түбән Сон җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин каршы алмаган булса, авыл аша узып, әллә кайдагы болыннарга кадәр киткән, сазлы болын юлларында буталып батып калган да булыр идек. Мамадыш каршындагы, таллыклар белән каймаланган, бик күп урыннарда күлләр белән сугарылучы ул болынлыкларның бер урыны безгә караса, икенче җире Алабуга районы хуҗалыкларыныкы бит. Россия “джибы“на – Равил Гафиятуллинның “Нива“ автомашинасына күчеп утырып, Әби патша заманнарында ук салынган, хәзер инде берән-сәрән ташлары гына сакланып калган элекке Себер тракты буенча болынлыкларга кереп киттек.
– Анзирка болынына узган атнаның җомгасында – 5нче июль көнне чыккан идек. Шимбә көнне болыт “төште“ – өч сәгать буе тоташтан койды. Яңгыр туктагач тракторлар яңадан чабарга керешкәннәр иде, тәгәрмәчләре бата башлады. Якшәмбе көнне тагын яңгыр “иште“. Бер тапкыр яшен шулкадәр каты яшьнәде, аяк астында шартлады дип торам. Былтыр егерме көн эшләп, бер тапкыр гына яуган иде, – дип сөйли Равил.
“Омар“ агрофирмасының Анзирка тирәсендәге болынлыклары алты йөз гектар чамасы мәйдан били. Гел чистартып тормагач, кайбер урыннарын таллар баскан инде. Аның бер өлешен, инвестор белән килешеп, халыкны печән белән тәэмин итү өчен, Катмыш, Усали, Сон һәм Түбән Сон авыл җирлекләре бригадасы чаба. Былтыр үзләренә тигән өлешеннән мең рулон чамасы печән хәзерләгән булганнар. Быел да болынга дүрт “МТЗ“ тракторы белән төшкәннәр. Башта дүртесе дә чапкан. Без килгәндә Алмаз Рәхимов һәм Илшат Гайсин “ГВК“ җайланмасы белән массаны әйләндереп йөриләр, Алексей Салганов – прессларга керешкән иде. Шушы берничә көндә ике йөз гектар чамасы җир чабып, йөздән артык рулон печән прессларга өлгергәннәр иде инде алар.
Алексей Салганов – Козгынчы авылыннан. Илшат Гайсин – Түбән Соннан, Катмыштан китерелгән трактор белән эшли. Нургаян Шәвәлиев – Усали, Алмаз Рәхимов Сон авыл җирлекләреннән. Болында кунып яшәү өчен, палаткалар алып килгәннәр.
Ашханә өчен аерым олы палатка корганнар. Былтыр болын станнарын Анзирка ягына табарак урнаштырганнар иде. Быел бер километр чамасы Мамадыш ягына, төнбоеклы күл буена тукталганнар. Кул сузымында гына, Нократның аргы ягында – Бәйҗан тавы.
– Нократ яр буенда музыкалы фонтанның җырлавы ап-ачык ишетелеп тора, – кич җитүгә музыка авазына хозурланырга була, – диләр механизаторлар.
Равил Гафиятуллин үзенең дизель генераторын да алып килгән.
Ашауны авыл җирлекләре башлыклары чиратлашып үзләре әзерлиләр. Күлләрдән балык та тотып алалар. Алардагы төнбоеклар касәләренә сокланырга гына вакытлары аз. Механизаторлар иртәнге дүрттә торып чәйләп алалар да, эшкә керешәләр. Төнге унга кадәр эшлиләр. Ашау көнгә дүрт-биш тапкыр оештырыла. Керү юлы бераз кипшерүгә, әзер печәннәрне “КамАЗ“ларына төяп озата башлаячаклар. Халыктан заказлар җыелган. Халык печән көтә. Гадәттәгечә, берәү дә печәнсез калмаячак. Равил Түбән Яке, Урта Кирмән һәм Кече Кирмән авыл җирлекләре белән Покровское ягындагы басулардан да бераз печән чабып кайтарырга өлгергән инде.
Красная Горка авыл җирлеге Анзирка болынының аргы башына төшә. Былтыр да шунда эшләгәннәр. Тәнәнеш зонасы елдагыча Соколка янындагы болыннарга чыга. Шәдче, Көек- Ерыкса җирлекләренең дә үз болыннары бар. Урманчы – “Берсут“ агрофирмасы белән Чулманның аргы ягында эшли. Кыскасы, һәр җирлек алдына бүген бер генә бурыч – халыкны кышка җитәрлек мал азыгы белән тәэмин итү мәсьәләсе куелган.
Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Әлфия Ямалиева үз болыннарыннан әзерләткән печәнне заявка бирүчеләргә кайтара да башлаган инде. Болында эшләргә Көек- Ерыкса урта гомумбелем мәктәбенең тракторын да, шәхси тракторы белән Фидаил Шәйхетдиновны да тарткан ул.
... Рушан Галиев олы гына биш рулон печән төялгән тракторы белән Рафаэль ага Юнысовның капка төбенә кайтып туктады. Хуҗа 36 ел колхозда чылбырлы тракторда эшләгән кеше. Печәннең дә төрлесен күргән. Кулларын артка кушырып, ашыкмый гына йөкне әйләнеп чыкты ул. Печәннең сыйфатыннан канәгать калды.
– Ике ел рәттән авыл Советыннан алган идек. Бик яхшы печән туры килде, – ди хуҗабикә Айсылу апа. Ул – гомере буе “Дружба“ фермасында сыерлар сауган. Икесе дә атказанган колхозчылар. Алдан әйтеп куйгандай, күршеләренә “Нократ“ агрофирмасының “стогометлы“ трактор белән Азат Әхмәтов килеп туктады. Рафаэль ага белән Айсылу апага печән кайтканын күргәч, рулоннарны бакчасына кертергә булышырга булды ул. Хуҗа, рулоннар гел җирдә ятмасын өчен, аска җепсәлекләр урнаштырды. Ә Азат печәнне тракторы “сәнәгенә“ җәһәт кенә эләктереп кертә башлады.
– Рәхмәт яусын, Әлфиябезгә, районыбыз җитәкчеләренә, – ди Рафаэль ага.
Ундүрт баш сарык асрыйлар икән. Ун рулонга заказ биргәннәр.
– Бездә халык печәнгә бик аптырамый. Кайтарган печәннең сыйфатын башта тикшереп чыга. Авыл җирлегендә 42 шәхси трактор бар. Алар да әзерләп саталар. Бездән былтыр да халык өч йөзләп рулон гына алган иде. Мөрәҗәгать иткән бөтен кешегә кайтарабыз, – ди Әлфия Ямалиева.
Алексей Салганов, механизатор:
– Халык өчен авыл җирлеге белән печән әзерләүдә өченче елымны катнашам инде. Былтыр да шушы Анзирка болынында эшләдек. Көнгә мең ярым сум акча түләделәр. Премиягә бушлай унар рулон печән бирделәр. Бөтенесе дә бик яхшы. Быел да, үлән бераз юкарак булса да, печәне әйбәт. Малларны ничек асрап чыгармын, дип кайгыра торган түгел. Хуҗалыгымда биш-алты баш мөгезле эре терлек, сарыклар тотам. Эш яхшы оештырылган. Ашау – туклыклы.
Салават Гыймранов, муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары:
– Авыл җирлекләребезнең печән әзерләү өчен бөтен төр техникалары бар. Халыкта хәзер ун мең башка якын мөгезле эре терлек, биш меңгә якын сыер малы бар. Кышлыкка 21 мең тонна печән кирәк. Кеше бит үзе дә йоклап ятмый, фермерлар да чабып саталар. 12 мең тонна печән хәзерләнде дә инде. Халыкка бер рулон печәнне бер мең сумнан кыйммәткә сатмаска, дигән бурыч куйдык. Бу бәягә капка төбенә кадәр алып кайтып бирү дә керә. Заявкаларны авыл җирлекләренә бирергә кирәк. Чалгы тотып чыга торган заманнар узды инде. Хәзер барысы да техника белән эшләнә.
Минневәрис
Мингалиев тексты һәм фотолары