БЕР МӘШӘКАТЬ КИМЕДЕ

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыклары фермасындагы малларын кышлату чорында ашатырга җитәрлек азык белән тәэмин иттеләр. Һәр баш шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге хәзерләделәр инде алар. Сенаж планлаштырылган күләмдә салынды. Бүгенге көндә печән хәзерләү бара. “Трудовик-орлык“, “Тәкәнеш“ агрофирмаларында, “Азык-төлек корпорациясе“ җәмгыятендә дә терлек азыгы хәзерләүне зур оешканлык белән алып баралар. Аларның ярты кышка җитәрлек азыклары бар инде. Соңгы вакыттагы яңгырлар һәм җылылык үләннәргә күкрәп үсеп китү өчен кулай шартлар тудырды. Быел да печән, сенаж һәм силос мулдан булачак. Хуҗалыклар механизаторларын һәм терлекчеләрен печән белән тәэмин итү чараларына да керештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International