ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ СРОКНЫ КЫСКАРТА

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Дегетледәге 17нче санлы колония-поселениедә дә җәйне “кайнар чор“га саныйлар. Чөнки әлеге учреждениедә авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирелә.

Бүгенге көндә биләгән печән җирләренең 60 гектарында яшел масса чаптырып алынып, киптерелгән һәм рулоннарга пресслап, саклауга куелган. Бу – барлыгы 100 тонна терлек азыгы дигән сүз. Биредә әлеге төр терлек азыгын хәзерләүдә һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланып калырга кирәклеген яхшы аңлыйлар. Печәннең төрле витаминнарга, минераль матдәләргә, каротинга бай, җыю срогын сузуның күп кенә туклыклы матдәләрнең югалуына китерәсен яхшы аңлыйлар биредә. Печән җыюда хөкем ителгәннәр Нариф Хәмидуллин, Әмин Вәлиев, Максим Молчанов, Миннур Абдуллин зур тырышлык куя, диләр колония-поселение җитәкчеләре. Әмин “МТЗ“ тракторында җитешкән печәнне чабып, теземнәргә салса, масса тиешле дымлылыкка кадәр кипкәннән соң Максим үз агрегаты белән аны әйләндереп бара. Нарифның тырыш хезмәте булып, аның техникасы артыннан тезелеп калган рулоннар тезмәсе кала. Аңардан соң төргәкләрне үзенең төягече белән Рамзит Кашапов Александр Кушаков һәм Рәдис Лотфуллиннарның “КамАЗ“ автомашиналарына төяп җибәрә. Әлеге механизаторларның төгәл һәм оешкан төстә эшләүләре нәтиҗәсендә, азык берөзлексез саклау урыннарына кайтарыла.  Тоткыннар һәр аяз сәгатьне нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар. Печән басуларында эш иртәдән кичкә чаклы дәвам итә. Кырдагылар өчен өч мәртәбә кайнар ашау чыгарыла. Тырыш хезмәтләре биредә тотылучыларга хокук бозган өчен җаваплылыкларын җиңеләйтергә мөмкинлекләр тудыра. Тәҗрибәле механизаторлар буларак, алар хезмәтләренең нәтиҗәләре һава торышына гына түгел, агрегатларының төгәл эшләүләренә дә бәйле икәнлекләрен аңлыйлар.  Шуңа күрә алар иртә таңнан ук паркка юнәләләр, техникаларын кырга алып чыкканчы, бер кат тикшереп чыгалар. Һава торышы бозылган көннәрне шул техникаларының, агрегатларының көйсезләнгән, ватылган мехнизмнарын төзәтүгә багышлыйлар. Шуңа күрә дә колония җитәкчеләре терлек азыклары өчен “көрәш“ уңышлы булачак, дип белдерәләр. Бит сыйфатлы, үз вакытында җыелган терлек азыгы тоткыннарның ашау өстәлләренә  үзләре җитештергән сыйфатлы сөт һәм ит булып урнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International