“Нократ”не укучы бушлай юллама отты

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Мамадышның “Нократ” (“Вятка”) газетасын укучы Петербургка бушлай юллама белән барачак. Мондый бәхет шәһәрдәшебез Татьяна Шипковага елмайды. Ул район газетасы һәм туристлык агентлыгы берлектә оештырган конкурс җиңүчесе. Бәйгенең шартлары “Нократ” битләрендә язылып чыккан иде. Анда 15нче майдан 15нче июньгә кадәр аралыкта район газетасына язылып, туристлык агентлыгы турында үзенчәлекле слоган, ягъни шигарь уйлап табучылар катнашты. Җиңүчене оешма җитәкчесе ачыклады. Һәм төп бүләк Питерга юлламаны безнең студиядә тапшырдылар. Татьяна Шипковага әлеге сәяхәт нибары 468 сумга төшкән. Район газетасына ярты елга язылу бәясе нәкъ менә шул сумманы тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International