Чулман буенда палаткалы лагерь эшли

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Бу көннәрдә Чулман яр буенда урнашкан “Йолдызлы десант” палаткалы лагерының икенче сменасы эшли. Татарстан буенча мондый лагерьлар 4 мәйданда балаларны кабул итә. Инде ничәнче ел рәттән аларның берсе Мамадыш районы территориясендә урнаша.

“Йолдызлы десант” лагеры республиканың иң матур урыннарының берсе булган Чулман яр буенда урнашкан. Икенче смена үз эшчәнлеген 8нче июль көнне башлаган иде. Һәр сменада табигать кочагында 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге 50 бала ял итә. Республика проекты булганлыктан, лагерьга Татарстанның төрле почмакларыннан җыелганнар. Аларның һәр иртәсе сәгать 8дә башлана.

Дәртле музыка астында балалар йокыларыннан торып, зарядкага баралар. Көн тәртибе аеруча тыгыз бүленгән. Төрле чаралар берсе артыннан–икенчесе узып тора.

–Минем монда беренче генә килүем түгел. Әйдаманнар да, пешекчеләр дә бик әйбәт. Көн кызыклы уза. Спорт белән шөгыльләнәбез, футбол, волейбол уйныйбыз,– ди Олег Кирдяшев.

Зур игътибар биредә спортка гына бирелми. Һәр көнне балалар белән төрле тренинглар, иҗади шөгыльләр үткәрелә.

–Бик яхшы ял итәбез. Мин бирегә һәр елны киләм. Яңа белемнәр алабыз. Киләчәктә файдалары да тияр,– ди Екатерина Клинова.

Сабыйларны иҗади мөмкинлекләрен яшермәскә өйрәтәләр. Шул очракта гына уңышка ирешергә мөмкин,– ди әйдаманнар.

–Монда “риск төркеме”еә караучы балалар ял итә. Алар аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән. Шунлыктан, тәрбиягә өстенлек бирелә. Нәтиҗәләр дә күз алдында. Психологлар, педагогларның тырышлыгы бәрабәренә үзгәрешләр бары уңай якка,– ди әйдаман Сергей Романов.

Лагерь директоры Фәнис Талипов әйтүенчә, “Йолдызлы десант” проектын тулысынча республика бюджеты финанслый. Киләсе елга әлеге юнәлешнең бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкинлеге бар.

Лагерь тормышыннан тулы репортажны сез безнең каналда киләсе атнада карый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International