Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында узучы чаралар бу көнне Нократ яр буенда дәвам итте. Шәһәрнең иң гүзәл урыннарының берсе булган мәйданга йөзләгән якташыбыз җыелган иде.
2008 елнын 8 июле Россия кулэмендэ гаилэ, мэхаббэт хэм тугрылык коне дип игълан ителгән иде. Менэ жиденче ел инде Мамадышта шушы бэйрэмне кунелле һәм матур итеп уздыралар. Кичәне ихлас теләкләре белән район башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрде.
Анатолий Иванов кичә дәвамында күпләргә үрнәккә куярлык, 63 ел бергә гомер кичерүче Миңнегөл һәм Фәйзелхак Мәүлиннарны сәхнә түренә чакырып, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылылык өчен” медален, кыйммәтле бүләк тапшырды.
Фэйзелхак абый иптәше Миннегөл апа белән танышканда, аларга 17 яшь була. Шул гомердән бергә алар. 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Якыннары да сәхнә түрендә иде бу көнне.
Алга таба икенче һәм аннан соңгы балаларын алып кайтучы гаиләләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Ил җитәкчелегенең әлеге документны тапшыру турындагы карары гамәлдә йөри башлаганнан бирле аны безнең районда ике мең гаилә алды. Шул икемеңенчеләре – Гөлназ һәм Илдар Нәбиуллиннар.
–Дәүләтнең шушындый ярдәменә без бик рәхмәтле. Капитал акчасын нинди максатта тотачагыбызны хәл иттек инде. Узган ел элеккеге автодром тирәсендәге җир участогыбызда төзелеш эшләре башлап җибәргән идек. Гараж белән каралты –куралар салып куйдык. Ә бу акча йорт төзи башларга мөмкинлек бирәчәк, – ди Гөлназ Нәбиуллина.
Сәхнә түрендә Ришат һәм Ирина Муллахмәтовлар гаиләсе. Алар быел иң беренче игезәк сабыйлар алып кайтучы пар буларак чакырылган иде. Кызлары Адилә белән Әминә дә бәйрәм кунаклары. Муллахмәтовлар берьюлы ике бүләкле булды. Шушында ук безнең “Нократ” (“Вятка”) редакциясе үткәргән “Минем тату гаиләм” конкурсына нәтиҗә ясадылар. Ришат белән Ирина бәйгедә иң күп тавыш җыйган иде.
Бәйрәмне дәвам итеп, Рәхимовларны хөрмәтләделәр. 15нче май – Халыкара гаилә көнендә аларның уллары Динияр дөньяга аваз салган.
Чиратта шулай ук гадәти булмаган күренеш. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 6 парны сәхнәгә чакырды. Алар никахларын рәсмиләштерү өчен гариза калдырдылар. Яшьләр арасында Илнар Шәрипов белән Лидия Егорова да бар. Кызыл туйлары 16нчы августка билгеләнгән.
––Узган ел көз Түбән Ушмадагы спорт комплексында таныштык. Мин анда пауэрлифтинг белән шөгыльләнәм. Лидия фитнес белән. Аңа шунда күзем төште. Башта ерактан гына күзәтеп йөрдем,– ди Илнар.
Ә менә Айдар һәм Ирина Мотыйгуллиннар кызыл туйларын билгеләп үттеләр инде. Бу кичтә алар кабаттан язылышу күренешендә катнашты.
Бу кичтә сәхнә түренә чыккан һәркемгә бүләкләр белән беррәттән тату гаилә символы булган ромашка чәчәкләре тапшырдылар. Ә әле кияүгә чыкмаган кызларның икесе кәләшләр букетына ия булды.
Берничә өлештән торган тантана районыбызның сәхнә осталары һәм күренекле йолдызлар Резедә Шәрәфиева, Рөстәм Асаев, Яр Чаллының “Болгар” бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм кунаклары бергәләп гаилә гимнын башкардылар.