Мамадышта мәхәббәт агачы ачылды

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Һәр яңа гаилә туган саен, яфраклар саны арта барачак. Мамадышта символик мәхәббәт агачы ачылды. Аны никахларны рәсмиләштерү сарае каршындагы аллеяга урнаштырдылар.

Муса Җәлил һәм Домолазов урамнары киселешендәге паркны Мәхәббәт аллеясы дип йөртә башладылар. Район җитәкчелеге инициативасы белән узган ел бирегә татулык һәм “Безнең мәхәббәтне тоеп кара” дип язылган символик эскәмияләр урнаштырылган иде. Шушы бер ел эчендә әлеге мәхәббәт эскәмияләрендә күп кенә ярлар табышкан, ачуланышкан парлар дуслашкан, татулашкандыр. Ә 8нче июль– Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә паркка символик агачны ачу тантанасына җыелдылар.

–Әлеге агачта яфраклар саны арта барсын, районыбызда берсеннән–берсе матур гаиләләр тусын иде. Ныклы гаилә җәмгыятьнең төп нигезе ул,– дип белдерде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов.

Алар ГХАТ бүлеге башлыгы Фәния Әхмәтшина белән берлектә агач өстенә капланган җәймәне алганнан соң, мәхәббәт агачы ачык дип игълан ителде.

Әлеге тантанага 30, 40 һәм 45 ел бергә гомер иткән гаиләләр дә чакырылган иде. Алар арасында Хәлим һәм Елена Кәримовлар да бар. Әлеге парның бергә тормыш итә башлавына 4 дистә ел тулган.

Бәйрәмдә шушы көннәрдә генә кызыл туйларын билгеләп үткән Николаевлар һәм Егоровлар гаиләләре дә катнашты. Юбиляр парлар символик агачтагы шар бәйләмнәрен алганнан соң, яшьләргә тәбрикләү сүзләрен һәм киңәш–тәкъдимнәрен җиткерәләр.

Тантаналы чара яшь гаиләләрнең мәхәббәт агачына яфраклар беркетүе белән дәвам итте.

Бәйрәмне оештыручылар әйтүенчә, әлеге агачка бары тик мәхәббәт суы гына сибәргә кирәк булачак. Беренче булып мондый җаваплылыкны Вахитовлар гаиләсе һәм яшь шәһәрдәшебез Ильяс Ибриһимовка тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International