Авыл җирлекләре шәхси хуҗалыкларга печән әзерли

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Районыбызның шәхси секторында 10 мең башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 4500 савым сыерлары. Малларга өчен кышлату чорына якынча 21 мең тонна азык кирәк. Аның бер өлешен авыл җирлекләре әзерләп бирә. Быел җитәкчелек тарафыннан 1 рулон печәннең бәясе 1 мең сумнан артмаска тиеш, дигән бурыч куелды.

Бүгенге көндә үзәккә куелган төп мәсьәләләрнең берсе– халыкны кышлык терлек азыгы белән тәэмин итү. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән Мамадышның территориясе 5 икътисадый зонага бүленгән иде. Бу берләшеп эшләү өчен дә, идарә ягыннан да уңайлы, ди җитәкчелек. Һәр җирлеккә дә диярлек республика һәм район ярдәме белән берәр “МТЗ” тракторы һәм “КамАЗ” йөк машинасы кайтарылды. Кирәкле барлык агрегатлар белән дә комплектланган әлеге техникалар 4нче ел рәттән шәхси тармак өчен печән әзерләүдә катнаша.

Районның һәр икътисадый зонасына да берәр болынлык беркетелгән. Усали яклары һәм Красная Горка авыл җирлеге печәнне Анзирка болынында әзерли, Кирмәннәр Покров киңлекләрен, тәкәнешлеләр Соколка болыннарын чаба. Ә Шәдче зонасы авылларына киптереп, прессланган төргәкләр Комазан печәнлегеннән кайтачак.

Усали икътисадый зонасына беркетелгән болынлык якынча 600 гектар мәйданны били. Печәнне чабу, киптерү һәм җыеп пресслауга 4 трактор, терлек азыгын ташуга 3 машина куелган. “МТЗ”ларны Алмаз Рәхимов, Илшат Гайсин, Нургаян Шәвәлиев һәм Алексей Солганов иярли.

–Мин болында 3нче ел рәттән печән әзерләүдә катнашам. Эш шартларыннан тулысынча канәгать. 5 тапкыр ашау оештырылган. Печәнне чабарга иртәнге 4ләрдә торып китәбез, кичке уннарга кадәр эшлибез.

Механизаторларның вакытлыча яшәү урыннары да биредә. “База” дип аталучы җирдә кыр кухнясы урнаштырылган, палаткалар корганнар. Дизель генераторы, техникалар көйсезләнсә, күчмә остаханә дә бар.

–Болында эшләүче тракторчыларның хезмәт хакы күләме көненә 1500 сум. Ә Камаз белән печәнне ташучыларга бер рейска 1000 сум тирәсе. Үзләре канәгать.

Моннан тыш, терлек азыгы әзерләүдә катнашкан һәр механизаторга да премия буларак унар рулон печән биреләчәк.

Бу көннәрдә печәнне ташуга да керештеләр. Авылларга бер–бер артлы хуш исле йөкләр кайта башлады. Терлек азыгын алдан гариза бирүченең капка төбенә үк бушаталар.

–Соңгы елларда печәнне авыл җирлегеннән сатып кына алабыз. Сыйфаты әйбәт. Без канәгать. Бакчага кертеп торам да, балалар ялга кайткач, бергәләп урнаштырабыз.

Рафаил абый йөкне шунда ук бушаттырырга ашыкмый. 32 ел авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән тәҗрибәле шәхес ул. Шуңа да, иң элек азыкның сыйфатын тикшерә. Печәннең яхшы булуына инангач кына, рулоннарны кертергә рөхсәт алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International