Питрау бәйрәменә килегез

2014 елның 11 июле, җомга

Иртәгә районыбызның Җөри авылында керәшен мәдәнияты фестивале - Питрау үтәчәк. Ул тырлау асты мәйданында 15нче тапкыр уздырыла. Бәйрәм 17 сәгатьтә ат чабышлары белән башланып китәчәк. Төп мәйдандагы чаралар 18 сәгатьтә башлана. Аерым урында балалар мәйданы,  милли ишегалды,   фольклор коллективлары сәхнәсе эшләячәк.   Халык уеннары, милли көрәш,  суда уеннар, спорт ярышлары,

“Керәшен чибәре” конкурсы оештырыла. “Йолдызлар”дан: “Бәрмәнчек”, “Сәйдәш“ бию коллективларын, Вадим Захаров, Венера Ганиева, Зөһрә Шәрифуллина, Илнар Сәйфиев, Оксана Дмитриева, Георгий Ибушев, Вероника Кузнецова һәм башкаларны күрергә мөмкин булачак!

Күбекле дискотека, лазерлы шоу, салют сезне көтә!

Питрауга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International