Мамадышта 1959нчы елгы чыгарылышлар очрашты

2014 елның 11 июле, җомга
 Паспорт буенча өлкән яшьтә булсалар да, күңелләре белән һаман яшьлектә алар. Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәпне 1959нчы елда тәмамлаганнар уку йорты стенасы янында очрашты. Ни өчен стенасы янында, дип сорарсыз? Чөнки әлеге мәктәп элекке төрмә бинасында эшләде. Кабат анда “Спартак” фабрикасы филиалы урнашкан иде. Ә хәзер биредә сәүдә рәтләре.

Әлеге шәхесләрне бик күп уртак хатирәләр бәйли. Бергә уку чорында күпме вакыйгалар эчендә кайнаган алар. Бүген ул елларны сагынып искә алалар.

1959нчы елда беренче мәктәпне 3 параллель сыйныфта 75 укучы тәмамлаган була. 55 елдан соңгы очрашуга шуларның 25 килгән. Ярты гасыр вакыт үткәннән соң, бу яхшы сан, минемчә.

–Алар элек тә шундый активлар иде. Минем иң яраткан сыйныфларымның берсе. Хәзер кемнең нинди билгеләргә укыганын хәтерләмим инде, әмма араларында фәнгә битараф йөрүчеләр булмады кебек,– ди очрашуга килгәннәрне физика фәненнән укыткан Николай Светчиков.

Кабат–кабат күрешүләр, кочаклашулар биредә озакка сузылды. Чынлыкта 70 яшь чиген узган булсалар да, барысы да үзен 17–18дә кебек хис итә.

–Без беренче тапкыр зурлап мәктәпне тәмамлаганга 25 ел тулгач очраштык. Әле кичә генә кебек иде. Бүген менә 55 еллыкны үткәрәбез. Кызык вакытларны искә алып көлешәбез. Ә хатирәләр шактый,– ди очрашуны оештыручы Валентина Ларина.

Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Мәсәлән, Рафаил Авзалтынов Екатеринбургта гомер буе җаваплы вазыйфалар башкарган.

–Бүгенге кичерешләрне сүз белән генә әйтеп тә булмый. Мин бик шатмын уган якка кайтуыма, бик бәхетле сабакташларымны очратуыма. Алар минем өчен иң кадерле кешеләр,– ди Рафаил Авзалтынов.

Очрашуга килүчеләр якты дөньядан китеп барган сыйныфташларын, мөгаллимнәрен бер минут тынлык белән искә алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International