Татарстан Президенты районыбызның Албай авылында булды

2014 елның 11 июле, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызның Албай авылында Изге Иоанн Предтеча Рождествосы хөрмәтенә төзелгән яңа чиркәү белән танышты. Албайда Рөстәм Миңнеханов белән шулай ук Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та булды. Кунакларны район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар иң элек 1941-1945 елларда Ватанны саклаучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

Биредә чиркәү 1873-1874 елларда төзелгән булып, 2013 елның көзендә, 28еннән 29 ноябрьгә каршы төндә, явыз ният белән яндырылганнан соң, яңадан төзелде. Яңа гыйбадәтханә элеккегесенең төгәл күчермәсе  түгел, әмма алар охшаш. Яңа чиркәү проекты Россия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән килешенгән.

Албай авылы халкы Рөстәм Миңнехановка һәм чиркәү төзелешендә катнашкан бар кешегә дә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

Гыйбадәтханә республика җитәкчелеге, предприятиеләре һәм район халкы ярдәме белән төзелде. Шул исәптән 3 млн. сум Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бирелгән иде, ә агач бураларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән. Моннан тыш, Мамадыш районының “Шәфкать” социаль үсеш фонды түбәгә, иконостас, чиркәү кирәк-яраклары һәм башкаларны алуга  1,5 млн. сум бүлеп бирде.

 

Президент Рөстәм Миңнеханов районның участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләреннән алга таба райондагы бөтен гыйбадәтханәләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүләрен сорады.

 

Исегезгә төшерәбез, чиркәүнең тантаналы ачылышы 10нчы июль көненә билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International