Албай авылында чиркәү ачылды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Районыбызның Албай авылында төзелгән чиркәүнең ачылыш тантанасы үтте. Изге Иоанн Предтеча Рождествосы хөрмәтенә төзелгән яңа храм ярты ел эчендә сафка басты. Аны торгызуга 9 млн. сумнан артык акча тотылган.

Чиркәү ачылышына Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий килде. Службаны иртәнге сәгать җиделәрдә үк башладылар. Дин әһеле храмны авылның йөрәге дип атады. Анастасий ассызыклаганча, һәр гыйбадәтханәнең рухи халәте өчен җавап бирүче бер кеше булырга тиеш. Әлеге вазыйфаны Александр атакай башкарачак. Моннан тыш, яшь дин әһеле тагын 3 объектта службалар үткәрәчәк.

Казан һәм Татарстан митрополиты Татарстан җирендә православие һәм ислам дине вәкилләре һәрвакыт тынычлыкта һәм килешүдә яшәүләрен теләде.

–Безнең тормыш - ул кечкенә генә мизгел, мәңгелек мизгел. Һәм безнең киләчәгебез безнең бу тормышта эшләгән эшләребезгәдән тора, - дип билгелде митрополит Анастасий.

Ул Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Албай авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков исеменә рәхмәт хатлары да алып килгән.

Тантананы алга таба район башлыгы Анатолий Иванов дәвам итте. Чыгышында төп басымны толерантлык һәм халыклар дуслыгы төшенчәләренә ясады ул.

–Безнең рухыбызны беркем дә, бернәрсә дә сындыра алмый. Без үзара дус һәм тату яшәргә өйрәнгән халык. Бу безнең милли бизәгебез генә түгел, ә горурлыгыбыз,– диде Анатолий Иванов.

Район башлыгы “Семиозерка” КФХ җитәкчесе Шәүкәт Абдуллинга, эшмәкәр Илгиз Мөбарәкшинга, “Кама урманчылыгы” җитәкчесе Сергей Сапуринга, һ.б. мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды.

Гыйбадәтханә республика җитәкчелеге, предприятиеләре һәм район халкы ярдәме белән төзелде. Шул исәптән 3 млн. сум Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бирелгән иде, ә агач бураларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән. Моннан тыш, Мамадыш районының “Шәфкатьлелек” социаль үсеш фонды түбәгә, иконостас, чиркәү кирәк-яраклары һәм башкаларны алуга  1,5 млн. сум бүлеп биргән.

Яңа гыйбадәтханә элеккегесенең төгәл күчермәсе  түгел, әмма алар охшаш. Изге бина Россия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән килешенгән проект буенча төзелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International