Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хамизуллин авылдашы Нурания Димиеваны 90-яшьлек юбилее белән тәбрикләде

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

          Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче Димиева Нурания Димиевна 3 июль
көнне үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Ул педагогик хезмәт ветераны, Кумара районы Туркаш авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куйган.

Юбиляр беренче котлауларын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хамизуллиннан кабул итте. Нурания апа зур кунакка бик сөенде, күрсәтелгән игътибар, бүләкләр, җылы теләкләр өчен зур рәхмәтен җиткерде. Язмыш кушуыдырмы, Нурания апаның үз балалары юк, ләкин туганнары өчен ул алыштыргысыз апа да, әни дә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International