Мамадыш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап үткәрделәр

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Мамадыш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап үткәрделәр. Әзерләнү һәм бәйрәм итү берничә көн алдан башланса да, төп мероприятияләр 8 нче июль көнне үтте.

Бәйрәм чараларының иң зур өлеше гүзәл яр буенда  булды. Тантана район башлыгының котлавы белән башланып китте. Анатолий Иванов матур теләкләреннән соң Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Мавлиннар гаиләсенә мәхәббәт һәм тугрылык өчен бирелгән медалне тапшырды.

Бу көнне 6 гаилә ана капиталына ия булу сертификатын алдылар. Алар арасында 2000-нче сертификатка ия булган Нәбиуллиннар гаиләсе дә бар иде. Әти-әнисе белән елның беренче игезәкләре Әминә һәм Адилә Мулләхмәтовалар, Халыкара гаилә көнендә дөньяга аваз салган Динияр Рахимов та сәхнә түрендә булып төштеләр. Әйтергә кирәк, Мулләхмәтовлар гаиләсе район күләмендә уздырылган “Минем бәхетле гаиләм” конкурсы җиңүчдә булдылар.

Бәйрәм кичендә шулай ук шул көнне кызыл туйларын үткәргән, язылышу гаризасына кул куерга килгән парлар да тәбрикләнде. Ризидә Шәрәфиева һәм Рөстәм Асаевның чыгышлары гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә мамадышлылар өчен ямь өстенә ямь булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International