Киңәшмәдә икенче санлы лицей директоры да билгеле булды. Әлеге вазыйфага Айрат Мәүлиевны тәкъдим иттеләр. Ул 87нче санлы ҺКтә директор урынбасары, Красная Горка мәктәбендә директор булып эшләгән иде.
Сөйләшү Украинадагы вакыйгаларга барып тоташты. Хәбәр итүләренчә, Мамадыш районы территориясенә качаклар кайтып урнаша башлаган. Алар арасында Лугансктан 7 табиб та бар. Күченеп кайтучылар үзәк хастаханәгә эшкә урнаштырылачак. Баш табиб Дамир Хаҗиев әйтүенчә, коллектив кайбер төр белгечләргә кытлык кичерә.