Мамадышлылар Казан Сабантуенда катнашты

2014 елның 27 июне, җомга

Райондашларыбыз әзерләгән керәшен ишегалдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кунак була. Республика җитәкчесе бәхет күперенә кызыл тасма бәйләде, яшь гаиләгә телевизор бүләк итте.

Казанлылар өчен төп Сабантуй бәйрәме Мирный бистәсендәге мәйданчыкта узды. Керү юлында ук кунакларны дистәдән артык районнар әзерләгән ишегаллары каршы алды.

Безнең керәшен ишегалды Каенлыктагы төп мәйданга җиткәнче иң соңгы ноктада урнашкан иде. Һәр төбәк үзенең кул эшләнмәләре, һөнәрләре белән горурлана ала. Гришкино авылыннан Лаврентий Мозафаров Сабантуй кунакларына менә дигән кәрҗиннәр үрергә оста икәнлеген күрсәтте. Гөлнур Шакирҗанова пешергән тәбикмәктән авыз итәргә чират тезелә. Ә менә бәхет күпере аша ничә йөз кеше узгандыр, моны тәгаен генә әйтеп булмый. Алиса Спиридонова кулындагы кызыл тасмага чират тордылар. Аңа ия булганнар иң изге теләкләрен әйтеп, аны күпернең култыксасына бәйләделәр, фотога төштеләр. Аны бәйләүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, чит ил кунаклары да бар иде.

Президентыбыз бу көнне килен урлап кайткач, яшерелә торган келәттә дә тукталды. Әле узган җомга көнне генә үзләренең туйларын билгеләп үткән Юкәче авылыннан Гөлназ һәм Николай Николаевларга зур чәчәк бәйләме белән телевизор бүләк итте ул. Бәхетле парлар өчен бу көн мәңгегә исләрендә калачакларына шик юк.

Мамадыш  ишегалдыннан бу көнне халык бер дә өзелмәде. Анда урнаштырылган ел билгеләрен чагылдырган сыннар янында фотога төшәргә теләүчеләр дә хәттин ашкан иде. Олысы-кечесе төрле милли уеннарда катнаштылар, ясалма күлдә балык тоттылар.

Сабантуйга җыелган халык райондашларыбыз тәкъдим иткән концерт номерларына да битараф калмады.

Башкала бәйрәменә мәртәбәле кунаклар да шактый  килде.  Республиканың беренче затларыннан тыш, Мәскәү, Төркия, барлыгы 61 ил вәкиле бар иде. 

Төп мәйдандагы келәмнәргә республикабызның иң көчле көрәшчеләре җыелаган иде. Безнең яшүсмерләребез дә әлеге бәйрәмнән буш кул белән китмәделәр. Рөстәм Ханов 55 килограммга кадәрге авырлыкта финалда Россиянең ике мәртәбә җиңүчесе исемен йөртүче Әлмәт вәкилен җиңүгә иреште. Әлеге үлчәү категориясендә Ришат Исхаков өченче булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International