Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары мөстәкыйль тормышка аяк басу таңын быел да шәһәребезнең иң гүзәл урыны–Нократ яр буенда каршы алдылар. Алар өчен район җитәкчелеге тарафыннан күңел ачу программасы, ал җилкәнле кораб, бәйрәм салюты әзерләнгән иде. Иң–иңнәр рәхмәт хатларына, акчалата премияләргә дә лаек булдылар.
Унбер ел сизелми дә үтеп киткән. Әле кайчан гына тыйнак булып саналган кызлар-малайлар тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергәннәр иде. Бүген инде алар җитлеккән кызлар, егетләргә әверелделәр. Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе. Бу чыннан да шулай. Мәктәп кешегә белем генә түгел, тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра.
Икенче санлы лицей күгендә бу көнне 55 йолдыз кабынды. Нәкъ менә шул сандагы укучылар белем йорты белән саубуллаша.
–Кулыгызда документ булса, башыгызда иң кирәкле белемнәр. Алар киләчәктә ярдәм итсен, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Дөрес юлдан, яхшы дуслар белән бергә атлагыз,– диде Рәмзия Елина.
Мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен бәйрәм чаралары Нократ яр буенда дәвам итте. Чыгарылыш кичәсе биредә 3нче ел рәттән үткәрелә. Тантанага районыбызның урта мәктәпләрен тәмамлаган 349 укучы, аларның әти–әниләре, мөгаллимнәр чакырылган иде. Әлеге егетләр һәм кызлар өчен бүгеннән бөтенләй башка тормыш башлана. Ак алъяпкычлар, дәрескә соңга калып килү, сыйныфтагы кызыклы вакыйгалар, дәрес әзерләү... кыскасы, мәктәп тормышы сагынып искә алырга гына калачак.
Кичәдә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов барлык егетләр-кызларга алдагы тормыш юлларында зур уңышлар теләде, сайлаган һөнәрләрен гомерлек юлдаш итеп алучылар булачагына, күпчелегенең районыбызга кайтачагына ышанычын белдерде.
Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт белән Изге Ксения Римляныни чиркәве настоятеле Димитрий атакай да чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен ирештерделәр.
Бер төркем егетләр–кызлар укуда һәм районның мәдәни, спорт тормышында актив катнашканнары, уңышка ирешкәннәре өчен район башлыгының Мактау грамоталары, фәнни-тикшеренү юнәлешендә ирешкән уңышлары, мәктәп данын күтәрүләре, республика олимпиадаларында, интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда, спорт ярышларында яулаган җиңүләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
–Яр буенда барлык чыгырылыш укучылары өчен уртак бәйрәм оештыру яхшы идея. Бүгенге көн күңелебездә мәңге сакланачак. Киләчәктә сайлаячак һөнәргә килгәндә, мин үземне укытучы итеп күрәм,– ди Мальвина Такарлыкова.
Районыбызның дүрт укучысы бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыюга ирештеләр. Бу яктан шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе үзгә бер “рекорд“ куйды. “Стобальник“ларның өчесе әлеге белем бирү учреждениесеннән: Алина Марсина, Альбина Йосыпова һәм Зилә Димиева. Тагын бер укучы Түбән Тәкәнеш мәктәбеннән. Ул Алинә Фатыйхова.
Яр буена урнаштырылган сәхнәдә Мөнир Рахмаев белән Айгөл Рәхимова, шулай ук җирле сәнгать осталарыбыз һәм укучылар үзләре дә чыгыш ясады. Шәһәр мәктәпләрен бетерүчәләрнең хушлашу вальслары күпчелекнең күзләрендә күз яшьләре пәйда булуга сәбәпче булмый калмагандыр.
Төн уртасында Нократ елгасында коенган серле ай нурлары өстеннән узып баручы ал җилкәнле кораб үз артыннан дистәләгән көймәчекләр, шәмле чәчәкләр калдырды. Берничә мизгелдән Мамадыш күген бәйрәм салюты бизәде.