Мамадыш районы Усәли авылында гомер итүче Мөршидә Мәгъсүмова 90 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте

2014 елның 27 июне, җомга

Мамадыш районы Усәли авылында гомер кичерүче  Мөршидә Мәгъсүмова  шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Бүгенге көндә   аның тормыш касәсе муллыкка, бай җимешләргә тулган чагы, чөнки ул балаларына ихтирамлы  әни, купсанлы оныкларына һәм оныкчыкларына сөекле   дәү әни.

Юбилярны беренчеләрдән булып авыл җирлеге башлыгы Алмир Зыятдинов  һәм сәркәтип Зөләйха Нуруллина котлады. Җылы теләкләр, чәчәк бәйләмнәре, котлау хаты Мөршидә апаның күңелен тибрәндерде. Ул район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә игътибарлары һәм зур ихтирамнары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

   Мәгъсүмова Мөршидә Әгъләм кызы  Усәлида туып, шунда колхозда эшләп, ире Нурмөхәммәт абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның 3 балалары туган авылларында төпләнеп калганнар. Мөршидә апа балалары белән чиксез горурлана, чөнки алар һәркайсы аның янәшесендә.Сугыш ветераны Нурмөхәммәт абый берничә ел элек  вафат булды.Бу еллар  Мөршидә апага икелә авыр булды, ул сыңар канатлы булып кына калмады, катлаулы операцияләр кичерде. Ләкин аның күңеле һәрвакыт көр, һич кайчан  зарланмыйча, уфтанмыйча, шөкер итеп, татар хатын-кызларына гына хас олы сабырлык белән гомер итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International