Район башлыгы Анатолий Иванов муниципалитет бинасында 2014–2015нче елларның ягулык сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Аның эшендә ТКХ өлкәсенә караган оешма җитәкчеләре, күп кенә учреждение директорлары катнаша.
Мамадыш районында алдагы ягулык сезонына әзерлек эшләре узган сезонны йомгаклау белән башланып китте. Быел район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә сезонны 1нче майда төгәлләделәр. Хәзерге вакытта күпфатирлы йортлардагы җылылык челтәрләрен юдыру эшләре башкарыла. Бер үк вакытта проблемалы участокларда төзекләндерү бара.
Әлеге киңәшмә “Ростехнадзор”ның Яр Чаллы бүлеге вәкилләре, ТР газлаштыру фонды, Алабуга торак инспекциясе һәм “Алабугагаз” җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында үтте. Мамадыш районында 2014–2015нче елларның ягулык сезонына әзерләнү, бурыч һәм максатлар хакында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров сөйләде.
Җылылык челтәре оешмасы эшчәнлеге белән залдагыларны җәмгыять директоры Раиф Миннәхмәтов таныштырды. Аның әйтүенчә, быел шәхси җылылык системасына күчү сәбәпле 11 котельняяның икесе ябылачак.
–Быел безнең алда демонтаж үткәрелгән торбаларга ревизия үткәрү, шартлау куркынычы булган объектларны иминиятләштерү, исәпләү җиһазлары урнаштыру буенча шактый эшләр башкару бурычы тора,– диде Раиф Миннәхмәтов.
“Ростехнадзор”ның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Илсөяр Кустовская белдергәнчә, узган ягулык сезоны Мамадыш районында уңышлы үткән. Кимчелекләр ачыкланмаган, һәлакәтләр теркәлмәгән. Халыктан да зарлар килеп ирешмәгән.
“Алабугагаз” оешмасының баш инженеры Мисхәт Шафыйков үзенең чыгышында райондагы бурычлылар исемлегенә тукталды. Шулай ук кайбер оешмаларга яңа сезонга кадәр исәпләү җиһазларын алмаштыру зарурлыгын да искәртте ул.
Алабуга торак инспекциясенең әйдәүче белгече Илһам Гатауллин идарәгә халыктан килеп ирешкән зарларны анализлады. Алар арасында иң җитди мәсьәлә Тукай урамындагы йорт буенча.
–Тукай урамы, 33нче йорт адресы буенча урнашкан йортның стеналары ярыла, нигезе утырган. “Төзүсервис” җәмгыяте эшләрне намуссыз башкарган. Үзләренең ялгышларын да төзәтмиләр,– ди Илһам Гатауллин.
Шәһәрдәге күпфатирлы йортларда алып барылган капиталь ремонт сыйфатын торак инспекциясе яхшы дип бәяли.
Район башлыгы Анатолий Иванов ТКХ өлкәсенә караган оешма җитәкчеләренә алдагы ягулык сезонына җитди әзерләнергә кирәк, дип белдерде. Хезмәткәрләр өчен укулар оештыру да зарур, диде район башлыгы.