Мамадышта урта һөнәри белем бирү тармагын үстерү хакында сөйләштеләр

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Республикакүләм семинар–киңәшмә эшендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов та катнашты.

Республика киңәшмәсе 87нче санлы ҺК базасында башланып китте. Бүгенге көндә биредә 400 студент исәпләнә. Кунаклар уку бүлмәләре, техник иҗат күргәзмәсе белән таныштылар. Монда урын алган экспонатлар арасында ниләр генә юк: кар чистарту машинасыннан алып, мини–автомобильгә кадәр. Алар барысы да студентлар тарафыннан җыелган.

–Бу техникалар барысы да эшли. Без аларны сынап карадык. Бары тик калдык әйберләр генә кулланылды дип әйтергә була. Мәсәлән, менә бу мини–автомобильне генә алсак та, ул “Москвич” машинасы һәм “Муравей” мотороллеры базаларында җыелды. Ул 300 кг. Йөк күтәрергә сәләтле. 100 чакрымга нибары 5 литр ягулык сарыф итә,– ди 87нче санлы ҺК мөгаллиме Алмаз Хәбибуллин.

Алга таба кунаклар Түбән Ушмага юл тотты. Биредә АПК “Азык–төлек программасы”ның терлекчелек комплексы, машина–трактор паркы, бозаулар үрчетү бүлеге белән таныштылар. Нәкъ менә шушы хуҗалык базасында ҺКнең күп кенә стуудентлары практика узалар да инде. Белем алганнан соң, иң лаеклылары шушында эшкә дә килә икән. Җәмгыять башлыгы Рифат Мотыйгуллин кунакларга ничек бизнеска кереп китүе, ирешкән уңышлары хакында сөйләде.

Делегатлар бу көнне Рифат Мотыйгуллинның ит эшкәртү оешмасында да булдылар.

–Мондый шартларда студентларның практика узуын зур бәхет дип әйтер идем. Күпләр өчен хыял гына бит бу. Эшмәкәр үзе дә кызыксына, көллияткә ярдәм күрсәтә. Соклануымны яшермим,– ди Яр Чаллы дәүләт сәүдә–технология институты ректоры Виктор Суворов.

Кунаклар өчен Мамадыш буйлап экскурсия дә оештырылды.

Семинар–киңәшмәнең пленар өлеше район мәдәният йорты базасында үтте. чара ТР вице–премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән район башлыгы Анатолий Ивановның сәламләү сүзләреннән башланып китте.

Рәсми өлештә һөнәри белем бирүнең эффективлыгы, кануннарның үтәлеше, финанс дисциплинасының сакланышы хакында сөйләштеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International