Мамадыш кырларында яңгырдан соң уңай күренеш күзәтелә

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Яңгырлардан соң районыбыз кырларында вәзгыять яхшы якка үзгәрә. Бу хакта безнең иҗат төркеменә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең ТР буенча Мамадыш  бүлегендә белдерделәр.

Белгечләр искәртүенчә, явып узган яңгырлар бик урынлы һәм файдалы булды. Республика территориясендә явым–төшем төрлечә яуган. Кайбер торак пунктларда яңгыр азрак төшкән, дип хәбәр итәләр. Татарстан буенча дымның тирәнлеге уртача 10-15 мм дип исәпләнә. Безнең районда әлеге сан 40–42 мм га тигез.

 “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең ТР буенча Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов белдерүенчә, яңгырлардан соң районыбыз кырларында вәзгыять яхшы якка үзгәрә башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International