Билгеле булганча, 1нче июнь көнне Мамадыш районының авыл җирлекләрендә референдум узган иде. Әлеге чара халыкның үзара салым акчалары җыюга фикерен өйрәнүгә багышланды. Нәтиҗәдә, күпчелек халык “әйе” дип тавыш биргән иде.
Референдум үткәрү идеясе кайчан тәкъдим ителде соң? Узган елның ноябрендә Татарстан Министрлар Кабинеты гражданнарның үзара салымын 1:4 пропорциясендә өстәмә финанслау турында карар кабул итте. Мәсәлән, син биргән 100 сум акчага республика казнасыннан тагын 400 сум өстәячәкләр. Нәтиҗәдә, бер кешедән 500 сум була дигән сүз. Үзара салым акчаларын җыю вакыты бик кыска – 1нче июләгә кадәр алар авыл җирлекләренең счетларына тапшырылып бетерелергә һәм республика бюджетыннан субсидия алырга заявкалар бирелергә тиеш. Шул вакытта гына авыл җирлекләренә урыннарда җыелганнан дүрт тапкыр күбрәк акча кайтачак. Ә ул акчалар торак пунктларны төзекләндерүгә, автомобиль юллары салуга һәм аларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуны яхшыртуга, зиратларны тәртипкә китерүгә һәм башка халык гомуми җыелышларда үзе билгеләгән эшләргә тотылачак. Бөтенесен башкарып чыгу өчен ике атна гына вакыт калганлыктан, халыктан үзара салым акчасын җыюга авыл активы тартыла. Алар акча түләүчеләрне ресстрга язып, түләгәнгә кул куйдырып барачаклар. Акча түләгәнлеккә кассага кабул итү ордеры тутырылып, квитанцияләр дә биреләчәк. Кыскасы, халыктан җыелган акча тиененә кадәр исәптә булачак һәм югалмаячак. Бу эшләрне район финанс-бюджет палатасы, башка тикшерүче органнар контрольдә тотачак. 1нче июльгә кадәр бөтен кешедән акча җыярга өлгерергә генә кирәк. Субсидияләр сентябрь аена кадәр кайтачак.