Мамадыш делегациясе Мәскәү өлкәсендә үткәрелгән Сабан туенда катнашты

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Мәскәү астында безнең татар халык бәйрәме билгеләп үтелә, һәм һәр елны аны үткәрү мәйданы төбәкнең төрле шәһәрләренә һәм районнарына билгеләнә. Быел 15нче июнь көнне Мәскәү өлкәсендә Сабантуйны 14нче тапкыр билгеләп үттеләр.

Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Сабан туе бәйрәмендә Татарстанны Мамадыш районы тәкъдим итте. Артистлар, спортчылар, сәүдә тармагы хезмәткәрләреннән торган 78 кешелек делегациябезне район башлыгы Анатолий Иванов җитәкләде.

Тантаналы бәйрәмдә Мәскәү өлкәсе министрлыклары һәм ведомстволары, Подольск шәһәре хакимияте вәкилләре катнашты.

Бәйрәмне ачу церимониясендә Мәскәү өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе белән Мамадыш муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Беренче конкрет адым да ясалды: балаларны безнең якларга җәйге ялга чакырдылар.

Подольск шәһәренең Талалихин исемендәге мәдәният һәм ял паркы ул көнне коелы, умарталы һәм йортлары булган татар авылына “әйләнде“. Мамадыш ишек алдында татар авылының көнкүреше тәкъдим ителде. Шәһәр халкына Гришкинодан Лаврентий Музафаровның чабаталар үрүе бигрәк тә охшады. Шушында ук Питрау бәйрәмен тәкъдим итү дә оештырылды. Мамадышлылар оештырган спорт ярышлары, төрле уеннар, билбауларда көрәш барлык тамашачыларны җәлеп итте. Безнең күренекле чәк–чәгебез дә подольсклылар күңеленә хуш килде. Алар белән халык бушка сыйланды. Бөтен парк территориясендә җырлар яңгырады. Ә фольклор коллективлары милли биюләр белән шаккаттырдылар. Бөтен җирдә татарча сөйләм яңгырады.

Тамашачылар татар һәм рус телләрендә җырлар башкарган Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан сәнгать осталарын бик җылы каршыладылар. Татар милли оркестры Подольск тынлы оркестры белән бергәләп чыгыш ясады.

Киеренке көрәштә бәйрәмнең төп батыры булып яшь көрәшче Рөстәм Хәлилюллов калды.

Иртәдән коя башлаган көчле яңгырга да карамастан, өлкә бәйрәменең күп кунаклары татар милли ризыкларыннан авыз итә, Татарстаннан китерелгән азык-төлек, милли символикалы товарлар, сувинерлар сатып ала алдылар.

Татарстанның Алабуга, Буа, Әгерҗе төбәкләреннән чыккан якташларыбыз да килеп рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Сабантуй бүген Россиянең 50 дән артык төбәгендә, 20дән артык чит илдә билгеләп үтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International