Аларны аруландыру һәм урнаштыру тантанасы үтте. Чарада район башлыгы Анатолий Иванов та катнаша.
Албай авылында төзелгән изге йорт хакында көн үсәсен–төн үсте дип әйтергә була. Узган ел азагында башланган эшләр бүген инде төгәлләнү алдында. Авыл халкы хәзер зур вакыйгага әзерләнә. Тагын бер айдан храмны ачу тантанасы үтәчәк. Билгеле булганча, объект элеккеге чиркәү урынында торгызыла. Моңа кадәр хезмәт күрсәткән Аллаһ йорты вәхшиләр тарафыннан ут төртеп яндырылган иде. Албайлылар шушы кыска гына арада яңа чиркәүле булуларына ышанып та бетә алмый.
–Безгә инде бүген үк зур бәйрәм кебек. Чиркәү ачылгач, исән–сау гына йөрергә язсын. Элекке чиркәүгә дә бәйрәм саен җыела идек,– ди Вера Панфилова.
Бинага алтын йөгертелгән тәреләр һәм куполлар урнаштыру тантанасын да халык зур бәйрәмгә тиңли. Алар храмның күрке булып тора, ди өлкәннәр.
–Сөенечебез эчкә сыймый. Авылдашларым исеменнән зур рәхмәт белдерәсе килә. Җитәкчеләргә дә, эшчеләргә дә, ярдәм итүчеләргә дә. Мөмкинлеге булган һәркем төзелешкә өлеш кертергә тырышты.
Куполларны аруландыру һәм урнаштыру барышын күрергә шактый халык җыелган иде. Күрше авыллардан килүчеләр дә бар. Барысы да рәхмәт сүзләре җиткерә.
Бүгенге көндә бинаның түбәсе тулысынча ябылган. Биредә ике ай дәвамында Чиләбе өлкәсеннән килгән осталар хезмәт куйган. Аларга җирле төзүчеләр дә ярдәм иткән. Куполлар һәм тәреләрне ике атна эчендә әзерләгәннәр.
–Алар Чиләбе өлкәсендә ясала. Үзебезнең цех бар. Безнең өчен гадәти эш инде бу. Мин әлеге өлкәдә 7нче елымны хезмәт куям. Бу минем 21нче бинам инде,– ди Чиләбе өлкәсеннән килгән төзүче Ирек Зарипов.
Куполларны аруландыруны Ксении Римляныни храмы настоятеле Димитрий атакай Морозов башкара.
Храмга иң соңыннан зур купол куела. Аларны урнаштыру төгәлләнгәч, район башлыгы Анатолий Иванов Албай авылы халкы белән аралашты. Чыгышында искәрткәнчә, Храмның ачылышы 9нчы июль көненә билгеләнгән.