2014 нче елның 11 нче июнендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 28 авыл җирлеге сәркәтипләре белән чираттагы җыелыш узды.
Бүлек җитәкчесе Фәния Әхмәтшина республика, район, шәһәр буенча гражданлык хәле актларының ахыргы 5 ай күрсәткечләре һәм алдагы көндә узган видеоконференция яңалыклары белән таныштырды. Иң төп сорауларның берсе булып май аенда үткән юстиция министрлыгы тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре булды.
Шулай ук, Фәния Салихҗановна сәркәтипләрне алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасында зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.
Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова июль аеннан акт язмаларының яңа формалары кертеләчәген искәртте, үлем очрагын теркәү вакытының чикләнгән булуын янә искә төшерде.
Җыелыш ахырында 15 нче июнь көнне шәһәрдә узачак Әтиләр көне буенча сөйләшү узды. Бүлек җитәкчесе авыл җирлекләреннән дә актив катнашуга чакырды.