Красная Горкада яшәүче бер ханымның пенсия фондына 84 мең сум бурычы бар. 2010нчы елны, район мәшгульлек үзәге аша “Үзмәшгульлек“ программасына кереп акча алу өчен, салым органнарында шәхси эшмәкәр булып теркәлгән булган ул. Эшмәкәрлекне башлап җибәрергә субсидия килсен өчен, бизнес-план эшләп тә тапшырырга кирәк иде бит. Әмма ханым бу процедураларны ахырына кадәр башкарып чыга алмый. Ә салым законнары – катгый, синең эшмәкәрлек алып баруыңны, бармавыңны сорап та тормыйлар.
– Эшмәкәрлек алып бармагач, ул бурычлар бер вакыт гамәлдән чыгарылыр, дип уйлаучылар да бардыр. Әмма андыйлар ялгышалар. Бурычларны барыбер түләргә туры киләчәк. Эшләре суд аша приставларга җибәрелә. Ә алар өйдәге мөлкәтне саттырып булса да түләтәчәкләр, – ди район пенсия идарәсе хезмәткәре Анатолий Митрофанов.
Суд приставлары белән бергәләп бурычлыларның өйләренә әледән-әле рейдлар үткәреп торалар алар. Соңгы рейд вакытында да шәһәребездәге уннан артык эшмәкәрдә булдылар.