Шәһәребезнең “Олимп“ спорт комплексында коррекцияләү-интернат мәктәпләрендә белем алучылар арасында уздырыла торган махсус Олимпиаданың республика финал бәйгеләре узды.

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Шәһәребезнең “Олимп“ спорт комплексында коррекцияләү-интернат мәктәпләрендә белем алучылар арасында уздырыла торган махсус Олимпиаданың республика финал бәйгеләре узды.

Анда катнашучылар мини-футбол, өстәл теннисы һәм кул көрәше буенча көч сынаштылар. Финалга әлеге төрләр буенча зона ярышларында җиңгән спортчылар җыелган иде. Мамадыш коррекцияләү-интернат мәктәбе укучылары зона ярышларында барлык төрләрдән дә уңышлы чыгыш ясаганнар иде. Хәлиткеч бәйгеләрдә дә алар үзләренә тиңнәр юклыгын исбатладылар. Өстәл теннисында кызлар арасында Розалина Кашапова, малайлардан Дмитрий Никитин көчле беләкле булуларын расладылар. Кул көрәшендә Дмитрий Ванишин гына үз авырлыгында (45 кг.га кадәр авырлыкта) өченче булды. Светлана Анисифорова (40 кг), Алена Задорожная (45 кг), Зөбәйдә Мисбахова (45 кг.нан югары), Дмитрий Смирнов (50 кг), Фәрхад Һадиев (50 кг.нан авыррак) барлык көндәшләрен дә бирелдереп, пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Мини-футбол бәйгеләрендә мамадышлыларга каршы торырлык коллектив булмады. Безнекеләр казанлыларны – 3:2, Арча футзалчыларын – 5:2, Кукмара районының Мәчкәрә интернат мәктәбе уенчыларын – 4:3, Әлмәт командасын 4:2 исәбе белән бирелдерделәр. Әлеге төрдән безнең Андрей Рыбин – иң яхшы капкачы, Денис Маратканов иң яхшы сакчы исемнәренә лаек булдылар. Шулай итеп Мамадыш коррекцияләү-интернат мәктәбе спортчылары барлык өч төрдә дә гомумкоманда беренчелеген оттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International