31 нче май - тәмәкедән баш тарту көнендә “Мөстәкыйль балалар” махсус акция үткәрделәр. Аның барышында “смс-балалар” урамдагыларның кул чукларына зәңгәр тасмалар бәйләделәр. Зәңгәр тасма- сәламәт үпкә, зәңгәр, имин күк йөзе символы булып хезмәт итә. Моннан тыш тәмәкенең зыяны турында бәян ителгән китапчыклар өләшенде. Тәмәке тартмаучылар тәмле конфет белән бүләкләнделәр.