Мамадыш мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Мамадыш мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте

 

З0нчы май көнне шатлыклы вакыйга – дүрт ел дәвамында гыйлем эстәгән 19 шәкертнең чыгарылышы булып узды.

Мамадышыбызда әлеге бина 2008нче елда ачылган иде. Шул ук елны мәдрәсәдә кичке бүлек эшли башлады. Узган җомгада уку курсларын тәмамлаган чираттагы төркем өчен тантаналы чара үтте. Сан ягыннан, бу инде 3нче чыгарылыш кичәсе. Вакыйгага мәдрәсә мөгаллимнәре һәм район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев чакырылган иде. Кичәне Коръән аятьләре укудан башладылар. Аларны мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин көйләде.

Чыгышын дәвам итеп, Габдрахман хәзрәт: “Сез - безнең мәдрәсәнең төсе, безнең мәдрәсәнең йөзе. Сезнең кыяфәтегездән, әхлагыгыздан, сезнең алган гыйлемнәрне куллануыгыздан шушы мәдрәсәнең һәм, гомумән, динебезнең булган дәрәҗәсе”,–дип ассызыклады.

Районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев : “Сезгә бүген лаеклы рәвештә диплом тапшырыла. Бер караганда ул кәгазь генә, ләкин сезне башлангыч дини мөгаллим-мөгаллимәләре дип тә атарга мөмкин”,– диде.

Шуннан соң 19 кешенең һәммәсенә диплом тапшырдылар һәм алар ихлас күңелдән рәхмәтләрен, теләкләрен әйттеләр. Шәкертләр, үз чиратларында, аларга белем биргән Венера абыстай, Эльвира ханымнарга, Габдрахман, Ранил, Илнур, Нурислам, Айнур, Альберт хәзрәтләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International