Татарстанның хоккей федерациясе узган сезонга нәтиҗә ясады. Мамадыш районы хоккейны үстерү буенча эш куелышы ягыннан республикада беренче урында. Безнең төбәк шулай ук күнегүләр оештыру буенча да лидер. Хоккейчылар һәм аларның тренерлары өчен бүләк итеп спорт киеме алырга сертификат тапшырдылар. Бу һәм башка яңалыклар турында “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә сөйләделәр.
Район башлыгы Анатолий Иванов рәислек иткән киңәшмә күңелле мизгелләрдән башланды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Таһир Галимханов 3 республика беренчелегендә җиңү яулаган хоккейчыларның сертификатын кабул итеп алды. ТР хоккей федерациясенең рәхмәт хатына “Алкалы хоккей һәм фигуралы шуу буенча балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе” директоры Зөлфәт Хөснетдинов лаек булды.
Раджив Ивановка ТР архитектура һәм ТКХ министрлыгының икенче дәрәҗә дипломын тапшырдылар. Әлеге бүләккә ул Баскан авылында төзелгән күпфункцияле үзәк өчен лаек булды.
Бу көнне рәхмәт хатларын шулай ук районның контроль–хисаплау палатасы рәисе Фәнил Низамиевка, оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Олег Рыловка һәм Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллинга да тапшырдылар.
Киңәшмәнең рәсми өлеше Мамадыш ТКХ һәм су каналы оешмаларының төп эш күрсәткечләре белән танышудан башланды. Рәис Шәңгәрәев хәбәр итүенчә, ел башыннан шәһәрне төзекләндерү буенча 12 млн. 400 мең сумлык эш башкарылган.
Анатолий Иванов искәртүенчә, беренче санлы мәсьәлә булып, каты көнкүреш калдыклары өчен яңа полигон булдыру тора.
Мамадыш су каналы оешмасы коллективының да проблемалары шактый. Беренче чиратта су линияләренең тузган булуын ассызыклыйлар. Ел башыннан гына да аларда 133 авария теркәлгән.
Киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, Сабантуе бәйрәмен оештыру турында да сөйләштеләр.