Машина йөртү таныклыклары булса да, алар кабаттан имтихан тапшыру бүлмәсендә. “Автоледи–2014” конкурсында быел 8 кеше катнаша. Алар өчен шимбә иртәсе 20 сорауга җавап бирүдән башланды. Чираттагы этапка узу өчен иң элек юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы биремнәрне чишәргә кирәк. Юлларда ялгыш җибәрергә ярамый, ә биредә ЮХИДИ инспекторы гадәттәгечә ике хатага күз йома. Конкурсантларның яртысы гына имтиханны уңышлы узды.
Бәйгенең алдагы туры шәһәр стадион–ипподромында үтте. Биредә гүзәл затлар өчен каршылыклы дистанция әзерләнгән иде. “Автоледи” исеме өчен көрәшүчеләр сынауларны вакытка эшли. Ә һәр ялгыш “минус” бер балл булып языла. Иң яхшы нәтиҗәне быел Юлия Нигъмәтҗанова күрсәтте.
Җиңүче бүгенге көндә ике бала тәрбияли. Һәм шунлыктан, конкурсның финалында катнаша алмаячагын белдерде. Мамадыш данын бәйгедә икенче урынны яулаган Венера Юмагужина яклаячак. Аның 15 еллык машина йөртү стажы бар. Ярышның республика турларында берничә тапкырлар катнашкан Ләйсән Диярова әйтүенчә, Казанда узучы этап районныкыннан шактый нык аерыла.
Быел өченче урынны конкурста 3 тапкыр җиңүче булып танылган Ирина Конюхова яулады.
Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге бәйге азагында җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.