Мамадыш районының авыл җирлекләрендә референдум узды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Әлеге чара халыкның үзара салым акчалары җыюга фикерен өйрәнүгә багышланган. Ул безнең районда Урманчы җирлегендә генә үткәрелмәде. Мамадышлылар “әйе” яки “юк” билгесе өчен тавыш бирделәр.

Узган ялларда районыбыз  авыл җирлекләрендә референдум узды. Авылны төзекләндерү – юлларны, күперләрне, суүткәргечләрне ремонтлау, юлларны кардан чистарту, зиратларны төзекләндерү өчен үзара салым җыю совет заманыннан ук килә. Аның күләмен халык авыл җыеннарында кул күтәреп билгеләде. Нигездә ул һәр авылда диярлек 18 яше тулган һәр кешедән 100әр сум җыела һәм бу акча җирле бюджетны тулыландыра иде, дип сөйләде шактый еллар Красная Горка авыл Советы рәисе булып эшләгән Җәүдәт Җиһаншин.

Хәзер исә үзара салым җыюда кайбер яңалыклар бар. Узган елның ноябрендә Татарстан Министрлар Кабинеты гражданнарның үзара салымын 1:4 пропорциясендә өстәмә финанслау турында карар кабул итте. Мәсәлән, син биргән 100 сум акчага республика казнасыннан тагын 400 сум өстәячәкләр. Нәтиҗәдә, бер кешедән 500 сум була дигән сүз. Ләкин моның өчен җирле власть халыкның ризалыгын алу өчен референдум үткәрергә тиеш. Ә референдум, гади генә итеп әйткәндә, шул ук сайлау ул. Анда 18 яше тулган, шул авыл җирлегендә теркәлгән гражданин катнаша алды.

Әгәр референдумда халыкның 50 проценты катнашса һәм аларның яртысы үзара салым җыюга “әйе” дип тавыш бирсә, референдум узган булып санала. Нәтиҗәләргә килгәндә, Мамадыш районында референдум 27 участокның барысында да үтте  дип исәпләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International