Традицион бәйрәмнең быелгысын тәрбиягә авыр бирелүче балалар, керемнәре аз булган гаиләләр һәм “Өмет” приютында тәрбияләнүчеләр өчен оештырдылар.
“Үрнәк аланы” дип йөртелүче мәйданга бүген балалар хуҗа. ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл йөрү куркынычсызлыгы программаларын финанслау” дирекциясе филиалы тарафыннан оештырылучы Сабантуен нәкъ менә биредә үткәрәләр. Традицион бәйрәмне сәламләү сүзләре белән Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рафаил Мөбарәкшин ачып җибәрде. Балаларга мөрәҗәгать итеп: “Җәйге каникулларыгыз имин үтсен. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез!”– дип искәртте ул. Дөрестән дә, әлеге чара күңел ачудан тыш, профилактика дәресе дә булып тора.
Сабантуена 100гә якын бала җыелды.
–Бәйрәм бик яхшы оештырылган. Һәркем теләгән спорт төрендә көч сыный ала, төрле конкурсларда катнашалар. Мин үзем футболны яратам. Шуңа да әлеге уенга язылдым,– ди Артур Муллахмәтов.
Мәйданның бер өлешендә кыр кухнясы эшләде. Бәйрәмне оештыручылар балаларны һәм килгән кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Сабантуеның төп сәбәпчеләре футбол, бадминтон, таяк тартышу, йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту кебек уеннарда катнаштылар. Бер генә бала да бүләксез калмады бу көнне.
Бәйрәмдә шулай ук вокаль–инструменталь ансамбль дә чыгыш ясады.