Мамадыш районының Колышчы авылы храмлы булды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

31нче май көнне аны аруландырдылар, ә җәйнең беренче көнендә изге бинаның ачылышы узды. Аллаһ йорты төзелеше буенча часовняны хәтерләтсә дә, ул авылда чиркәү вазыйфасын башкарачак. Объектны кулланылышка тапшырганда чиркәү–часовня дип атадылар.

Колышчы – чиркәүле, олы авыл булган элекке заманнарда. Земство мәктәбе дә эшләгән. Аның бинасы бүген дә исән әле. Авыл халкына башлангыч мәктәп, мәдәният йорты һәм фельдшерлык-акушерлык пункты булып хезмәт итә. Бүген алар рәтенә тагын бер бина өстәлде. Изге йорт ачылышын халык шактый еллар көткән.

Бу көннәрдә Колышчыда Сабантуй үткәргәннәр. Чиркәү ачылу вакыйгасы авыл тарихына тагын бер зур бәйрәм булып язылачак. Әлеге уңайдан тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Анатолий Иванов та җиткерде.

Чыгышы азагында изге йортка кирәк–яраклар алу һәм аны тәэмин итү өчен 30 мең сумга сертификат тапшырды ул.

Әлеге урында Аллаһ йорты төзү идеясен бер ел элек күтәреп чыгалар. Инициативалы кешеләр арасында Борис Усачев та бар. Бүген ул әлеге зур эшне башкарып чыгуда ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерә.

Чиркәүгә беренче булып балалар керде. Бирегә җыелган халыкның күпчелеге кулларында чәчәк бәйләмнәре иде бу көнне. Алар якыннарының каберләренә ашыктылар.

Киләчәктә бинаның эчке ягын бүлү һәм җиһазландыру көтелә. Борис Усачев әйтүенчә, берәү дә эше өчен акчалар алмаган. Хәзер ул иске храмны төзекләндерү идеясе белән янып йөри. Бу хыялы тормышка ашса, объект архитектура һәйкәле ролен үтәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International