Бүген Мамадыш районының Алгай авылында яңа фельдшер–акушерлык пункты ачылды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген Мамадыш районының Алгай авылында яңа фельдшер–акушерлык пункты ачылды. Модульле бина республика программасы буенча төзелгән. Аның бәясе якынча 2 млн. 300 мең сум белән исәпләнә. Объектны сафка бастыру белән “Азнакай Нефтемаш” җәмгыяте шөгыльләнгән.

 

Сәламәтлек саклау учреждениясен кулланылышка тапшыру тантанасында катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, соңгы елларда төбәгебездә медицина тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. “Быел район үзәк хастаханәсе базасында яңа хирургия бүлеге ачылачак, Тәкәнеш табиблык амбулаториясенең тышкы ягын төзекләндерергә ниятлибез. Узган ел өр–яңа 3 амбулатория ачылды. Параллель рәвештә әлеге өлкәгә яшь белгечләрне дә әзерләү бара. Бүгенге көндә медицина югары уку йортларында 44 студентыбыз белем ала”,– диде Анатолий Иванов. Район башлыгы Алгай авылы халкына мөрәҗәгать итеп: “Сезгә ФАПка профилактика өчен генә килергә язсын. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек телим!”– диде.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, әлеге бина соңгы елларда кулланылышка тапшырылган тугызынчы яңа ФАП. Ә модульле медицина учрежденияләренең саны төбәгебездә 6 тулды. Быел шушындый ук объектлар Урманчы һәм Чия башы авылларында да монтажланачак.

Алгай ФАПы 260 кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә 25 еллык эш стажы булган Илсөяр Гыйльфанова мөдирлек итәчәк. Моңа кадәр ул 1974нче елда төзелгән иске генә агач бинада хезмәт куйган. Ә гомумән торак пунктта медицина учреждениясе узган гасырның 60нчы еллары азагында эшли башлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International