–Төзекләндерү буенча зур эшләр планлаштырдык. “Мамадыш“ совхозы бистәсенә автомобильләр кую урыннары, ял итү скверлары кирәк. Урам юллары да бик борчый. Акча булса, бик күп нәрсәләр эшләр идек, – ди авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина.
Җирлек территориясендә 87нче һөнәри көллияттә, икенче фермада да сайлау участоклары оештырылган. Аларда да халыкның референдумга актив килүен җиткерделәр. Икенче фермада моннан алтмыш ел элек салынган клубның түбәсен алыштыра башлаганнар инде.